20 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре
20 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы була. Төнлә һәм көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә. Кайбер районнарда яшен булырга мөмкин. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә исә, шулай ук 15 метрга кадәр көчәергә дә мөмкин. Төнлә һава температурасы +7..+12 градус, ә көндез +14..+19 градус көтелә.
Кимүче ай. Ай Кучкар йолдызлыгында.
Агачларга һәм куакларга су сибәргә, фосфор-калийлы ашлама кертергә кирәк. Шулай ук чүп үләннәренә каршы көрәшне дәвам итәргә була. Туфракны эшкәртергә, күпьеллык чәчәкләрне күчереп утыртырга кирәк. Дару үләннәрен, җиләк-җимешне һәм яшелчәне җыярга киңәш ителә. Тозлау, консервлау, киптерү һәм катыру өчен уңай вакыт санала.
Чыганак:https://intertat.tatar/news/20-sentyabrga-hava-torysy-ham-ai-kalendarem-5868532
Нет комментариев