Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

Һава торышы һәм ай календаре

26 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

  26 сентябрьдә Татарстанда бераз болытлы, явым-төшемсез һава торышы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 3-8 метр тизлектә исә, урыны белән 12 метрга җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +2..+7 градус, көнчыгыш һәм көньяк районнарда 0..-3 градуска кадәр кырау көтелә. Көндез +16..+21 градус фаразлана.

  Кимүче ай. Ай Кысла йолдызлыгында.

  Туфракны казырга, түтәлләр ясарга, тирес таратып чыгарга. Кырау төшү белән карлыгын, крыжовник һәм кура җиләге төпләрен йомшартып чыгарга кирәк, бу – корткычлардан котылу өчен  эшләнелә. Тамыразыклар уңышын җыеп алырга. Җир кишәрлегендә чүпләрне җыеп түгәргә. Сырганак, кара миләш һәм кызыл миләшне, көзге алмаларны җыярга. Дәлия һәм башка күпьеллык үсемлекләрне казып алырга. Суганчалы чәчәкләрне утырту өчен уңышлы вакыт санала.

Чыганак:https://intertat.tatar/news/26-sentyabrga-hava-torysy-ham-ai-kalendaree-5868632

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев