Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һава торышы

ҺАВА ТОРЫШЫ ҺӘМ АЙ КАЛЕНДАРЕ

30 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

  30 сентябрьдә алмашынучан болытлы һава. Явым-төшем юк. Җил көньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектә исә, урыны белән 13 метрга җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +7..+12 градус, көнчыгыш һәм көньяк районнарда урыны белән +3..+8 градус көтелә. Көндез +20..+25 градус фаразлана.

  Кимүче ай. Ай Кыз йолдызлыгында.

  Крыжовник, карлыгын һәм зелпе куакларын яшәртү өчен, карт ботакларын кисәргә. Декоратив куакларны яхшылап сугарырга. Гиацинт суганчаларын, хризантема тамырларын казып алырга. Соң өлгерә торган сортлы кәбестәне җыеп алырга һәм саклауга куярга. Балан, алма, физалис, помидор һәм татлы борычларны консервлау өчен уңышлы көн санала. Чүп үләннәренең тамырларыннан һәм туфракта кышлаучы корткычлардан котылу өчен җирне казып чыгарга. Күпьеллык чәчәкләрне кышка каплап куярга.

Чыганак:https://intertat.tatar/news/29-30-sentyabrga-hava-torysy-ham-ai-kalendare-5868679

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев