31 октябрьгә һава торышы
31 октябрьдә Татарстанда болытлы һава торышы була. Төнлә яңгыр һәм җепшек кар явачак, урыны белән томан төшә. Көндез җепшек кар һәм яңгыр ява, урыны белән көчле явым-төшемнәр көтелә. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан 8-13 метр тизлектә, урыны белән 16-21 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -1..+3˚, көндез 0..+5˚ градус. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.
Чыганак:https://intertat.tatar/news/31-oktyabrga-hava-torysy3124-5869234
Нет комментариев