Һава торышы һәм ай календаре
Һава торышы

Һава торышы һәм ай календаре

20 мартка һава торышы һәм ай календаре.

20 мартта Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән кар һәм җепшек кар явачак. Көньяк-көнбатыштан 7-12 метр тизлектә, көндез урыны белән 15 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -3..-8˚, көндез 0..+4˚ градус. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.

Кимүче ай, ай Укчы йолдызлыгында.

Туфракны йомшартырга, шытымнарны сирәкләргә була. Рассаданы күчереп утыртырга, аерырга һәм ашларга мөмкин. Җиләк-җимеш куакларындагы корткычларга каршы көрәшергә була. Агачларга һәм куакларга форма биреп, ботакларын кисәргә кирәк.

Чыганак:https://intertat.tatar/news/20-martka-hava-torysy-ham-ai-kalendare2025-5871799

Фото:https://ru.freepik.com/free-photo/natural-beautiful-landscape-with-river_39701535.htm#fromView=search&page=3&position=16&uuid=af1b20c8-8b13-4e27-9461-2ff01e759e42&query


Нет комментариев