ҺАВА ТОРЫШЫ ҺӘМ АЙ КАЛЕНДАРЕ
Һава торышы

ҺАВА ТОРЫШЫ ҺӘМ АЙ КАЛЕНДАРЕ

18 апрельгә һава торышы һәм ай календаре.

  18 апрельдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән бераз яңгыр явачак. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан төнлә 4-9 метр тизлектә, көндез 6-11 метр, урыны белән 14 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +5..+10˚, көндез +17..+22˚ градус.

Кимүче ай, ай Укчы йолдызлыгында.

Кишер, сарымсак утырту өчен түтәлләр әзерләргә була. Крыжовник һәм карлыган куакларын 65 градуслы кайнар су белән пешекләргә кирәк. Агач, куак һәм җиләк төпләренә ашламалар сибәргә мөмкин.

Чыганак:https://intertat.tatar/news/18-aprelga-hava-torysy-ham-ai-kalendare125-5872367

Фото:https://ru.freepik.com/free-photo/beautiful-view-landscape-with-greenery-cloudy-sky_16364322.htm#fromView=search&page=1&position=1&uuid=ef90ff6a-c273-4b40-bfd0-6bd1326c0c3c&query


Нет комментариев