Һава торышы һәм ай календаре
Һава торышы

Һава торышы һәм ай календаре

4 июньгә һава торышы һәм ай календаре.

4 июньдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез яңгыр явачак, урыны белән көчле яңгыр, кайбер районнарда яшенле яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан, көньяктан 6-11 метр тизлектә, көндез урыны белән 15-17 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +7..+12˚, көндез ,+18..+23˚.

Үсүче ай, ай Үлчәү йолдызлыгында.

Күпьеллык суган чәчү өчен уңай вакыт. Берьеллык чәчәк рассадаларын ачык туфракка күчереп утыртырга була. Чәчәк атып бетергән күпьеллык һәм икееллык чәчәкләрне бүлгәләп күчереп утыртырга мөмкин.

Чыганак:https://intertat.tatar/news/4-iyunga-hava-torysy-ham-ai-kalendare425-5873365

Фото:https://ru.freepik.com/free-photo/trees-reflected-lake_945954.htm#fromView=search&page=1&position=3&uuid=34ed11fc-5129-4121-ab61-2bb908a8da21&query


Нет комментариев