Җомга, 19 июньдә, республикада аязлы болытлы һава көтелә, кайбер урыннарда кыска вакытлы яңгырлар мөмкин. Көндез аерым районнарда яшен көтелә, боз явуы да ихтимал, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометүзәге.
Көньяк-көнбатыш җил – секундына 5-10 метр, көндез кайбер урыннарда исү тизлеге 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +10..+15 градус тәшкил итте. Көндез һава +21..+26 градуска кадәр җылыначак.
Казанда аязлы болытлы һава көтелә, кайбер урыннарда кыска вакытлы яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыш җил – секундына 5-10 метр, кайбер урыннарда исү тизлеге 14 метрга кадәр. Башкалада көндез максималь температура +22..+24 градус булачак.
Нет комментариев