Татарстанда 26 майда аязучан болытлы һава көтелә.
ТР Гидрометүзәге фаразлавынча, иртән һәм көндез кыска вакытлы яңгырлар, кайбер районнарда көчле, урыны белән яшенле яңгырлар ява. Шулай ук боз явуы да ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан секундына 6-11 м, урыны белән тизлеге 14 м, иртән һәм көндез локаль кыска вакытлы көчәю 16-21 м/с булыр дип фаразлана. Көндез максималь температура +17дән +22 градуска кадәр, көнчыгышта һәм көньякта +28 градуска кадәр булачак, - дип яза “Татар-информ”.
Нет комментариев