17 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава фаразлана.
Көндез урыны белән республикада кыска вакытлы яңгырлар явачак, кайбер районнарда яшенле яңгырлар көтелә, локаль боз явуы ихтимал. ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, җил көньяк-көнбатыштан, тизлеге 5-10 м/с. көндез урыны белән җилнең тизлеге 14 м/с ка җитәргә мөмкин, яшен вакытында – 15-20 м/с. Көндез +23, +28 градус булачак.
Чыганак: “Татар-информ”.
Нет комментариев