Бүген, 11 августта, Татарстанда антициклон тәэсире аркасында коры һәм уртача эссе һава торышы урнаша. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.
Республика күге өстендә үзгәрүчән болытлылык көтелә. Әһәмиятле явым-төшем булмаячак. Иртә белән кайбер урыннарда төнлә төшкән томан сакланып кала.
Көнбатыш һәм төньяк-көнбатыш җил 5–10 м/с тизлектә исәчәк (Бофорт шкаласы буенча, 3,4–5,4 м/с тизлекле җил көчсез, 5,5–7,9 м/с – уртача, ә 8,0–10,7 м/с – көчле дип санала). Җитәрлек салкын (6–11 градус җылы) төннән соң көндез һава төбәк буенча +22…+27 градуска кадәр җылыначак (Казанда – +23…+25 градуска кадәр).
Нет комментариев