Сентябрьнең салкынча һәм яңгырлы башлануыннан соң Татарстанда җылыну көтелә. Ял көннәрендә һава температурасы +20 градуска кадәр күтәреләчәк.
Хәзер республикада һава торышын үзәге Идел буенда булган актив циклон билгели.
Климатолог Тимур Ахәдиев сүзләренчә, узган тәүлектә температура күпьеллык нормадан якынча бер ярым градуска түбәнрәк булган. Җылынуга карамастан, синоптиклар озын җәйгә исәп тотарга киңәш итмиләр. Сентябрьнең икенче яртысында көчле эсселекнең кире кайту ихтималы зур түгел.
Чыганак: Вести Татарстан
Нет комментариев