“Авылда да акча эшләп, рәхәтләнеп яшәп була”
Әҗем авылында гомер итүче Илназ һәм Илсөяр Гайнетдиновлар да әнә шулай диләр.
Сер түгел, бүгенге көндә күпләп мал асраучыларны, сыер тотучыларны сирәк очратасың. Сыер асрауның файдасы юк, терлек азыгы да кыйммәт, сөтнең бәясе дә кими бара, - диючеләр күп. Шулай да, дистә һәм аннан да артык мал асрап, аңардан файда күрүчеләр дә бар икән. Гайнетдиновлар гаиләсе белән танышып кайткач, әнә шундый фикергә килдек.
Алар үз көчләре, тырышлыклары белән ныклы хуҗалык булдырганнар. 2017нче елдан алып, шәхси хуҗалыкларында күпләп мал-туар үрчетәләр. Бүгенге көндә аларның 38 баш терлекләре исәпләнә. Шуларның 20се “герефорд” дигән ит бирә торган токымлы маллар. Савым сыерлары, төрле зурлыктагы бозаулар, үгезләр, таналар асрыйлар алар. Шулай ук ихата тулы «роман» сарыклары бар. “Герефорд” дигән малларга аеруча өстенлек бирәләр икән. Малларны тоту өчен сарайларын да үз көче белән төзегән Илназ.
“Герефорд” токымлы сыерларны 2013нче елда күреп кайткан идем. Без аларны башта күпме эзләсәк тә, таба алмадык. 2019 елда гына алып кайтырга туры килде. Башта таналарын, аннары үгезләрен сатып алдык. Алар бозаулагач, кызыгып киттек тә, тагын сигез тана алып кайттык. Шулай әкертенләп үрчетергә тотындык. Без алардан бик канәгать. Ит өчен бик яхшы маллар алар. Бер яшьтә үгезләре дүрт центнер булса, ике яшьтә 8 центнерга кадәр җитәләр. Ике яшьтә үгезләре 450 килограмм чиста ит китерә”, - дип сөйли хуҗа кеше.
Бүгенге көндә терлекләрнең күбесе ачык һавада, табигать кочагында. Алар көтүлеккә йөртеп ашатыла. Әлеге гаиләдә беркем дә вакытын бушка уздырмый, мал-туарны да алар бергәләп карыйлар. Балалары да кече яшьтән үк хезмәт тәрбиясе алып, чыныгып үсә.
“Ике ул тәрбиялибез. Олы улым Риназга 15, кечкенәбез Илданга 10 яшь тулды. Икесе дә бик тырышлар, ярдәм итәргә ашкынып торалар. Мәктәптән кайткач, дәресләрен карагач, терлек янына чыгалар. Илдан кечкенә чиләкләре белән аларга су ташый, олысы ашата, асларын да чистарта. Әти-әни белән яшәү дә тормышыбызга җиңеллек китерә. Әни өйдә тәмле аш-сулары белән сыйласа, әтиебез һәрчак яныбызда булырга, ярдәм итәргә тырыша», - дип мактый якыннарын Илназ.
Гайнетдиновларның эш көне дүртенче яртыда ук башлана. Башта сыерлары савыла. Аннары ирле-хатынлы терлек асларын чистартып алалар. Ашаткач-эчерткәч, мал-туар көтүгә чыгарыла. Кичен сәгать җидедә терлекләре көтүдән кайта.
«Мин үзем Казанда туып-үстем. 2003нче елда Әҗем авылына килен булып төштем. Авыл тормышы минем өчен бөтенләй ят иде. Ияләшәсе җиңел булмады. Шулай да сер бирмәскә тырыштым. Әкертенләп бар нәрсәгә дә өйрәндем. Хәзер инде авылдан башка тормышымны күз алдыма да китерә алмыйм», - ди Илсөяр.
Маллар күп булгач, аларга азыгы да шактый күп кирәк бит әле. Кул көче белән генә бу эшне башкарып чыгып булмый, әлбәттә. Илназ җир эшкәртү, терлек азыгы әзерләү өчен үзләренә техникалар да сатып алган, абыйлары өчен эш урыннары да булдырган.
«Башта ДТ тракторы сатып алдым. Хәзер андый тракторлар юк диярлек. Шуңа үзебезгә дә бик кызык булып китте. Көзләрен хуҗалык бакчаларын сукалап, язын культивация эшләрен башкарып йөрдем. Печән, икмәк өчен 35 гектар үз җиребез дә бар. Соңрак “МТЗ-82”, былтыр урак алдыннан “Нива” комбайны сатып алдым. Авылдашларым Әнвәр абый Сәгытдинов белән Рамил абый Мөхетдинов минем төп ярдәмчеләрем. Шулай ук чәчү вакытында икмәк ташырга Әлмәндәр авылыннан дустым Азат Хәсәнҗанов килә. Эшләгәч, икмәген дә, печәнен дә бирергә тырышам. Шулай бергә-бергә күмәкләшеп хезмәт иткәч, авырлыгы да әллә ни сизелми», - дип сөйли Илназ.
Тормышымны ныгытыйм, табынны мул итим дисәң, алны-ялны белми көч түгәргә, тир тамызып эшләргә кирәк. Гайнетдиновлар гаиләсе дә тырыш хезмәтләренең нәтиҗәсен күреп, җимешләрен татып, тату тормышларына сөенеп яшиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев