Район хуҗалыкларында җиң сызганып урып-җыю эшләренә әзерләнү – көн кадагында
Бу уңайдан Республика Дәүләт техника күзәтчелеге, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре хуҗалыкларда булып, техника төзеклеген, агрегатларның әзерлеген тагын бер кат тикшереп чыктылар, игенчеләрнең эш кәефен белештеләр, хезмәт куркынычсызлыгын саклау таләпләренә игътибар иттеләр.
- Авыл хуҗалыгы өчен мөһим чор җитә. Урып-җыю эшләренә санаулы көннәр калды. Шунысы сөенечле, бүгенге көндә механизаторларыбыз кызу урак чорына әзер дияргә мөмкин. Техникаларыбыз, эшче кулларыбыз җитәрлек. Хезмәтчәннәргә эшләр өчн барлык шартлары булган яңа заманча комбайннарыбыз бар. Хуҗалыклар яңа техникалар белән тулыланып тора. Кырларыбыз матур, уңышларыбыз мул булып үсте. Кыенлыкларга бирешмичә, урып-җыю эшләрен үзвакытында башкарып чыгарбыз дип ышанам, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов.
Комиссия эшендә республика техник күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов та катнашты. Ул игенчеләргә барлык куркынычсызлык таләпләрен төгәл үтәүнең мөһимлеген билгеләп үтте, урак чорында сынатмауларын теләде.
- Исән-сау булыгыз, үз-үзегезне саклагыз. Югалтуларсыз, хәвеф-хәтәрләрсез, матур кәеф белән эшне тәмамларга язсын. Безгә “канлы икмәк” кирәкми, - дип басым ясады республика вәкиле.
Радик Гыйсмәтов сүзләренә караганда, районда барлыгы 36 мең гектарда иген культуралары, 3 мең гектарда техник культуралар җыеп алыначак. Кыр эшләренә 88 комбайн чыгачак.
Җитәкче-белгечләр “Табар”, “АгроАктив”, “Апас-мол” хуҗалыкларында булдылар, ашлык складлары торышын карап чыктылар, кырлар әйләнеп уңышның өлгерүе белән таныштылар.
“Табар” хуҗалыгы бүгенге көндә урып-җыю эшләренә 100 процент әзер. Җитәкче-белгечләр хуҗалыкны мактап телгә алдылар.
Чүрибураш авылыннан Ленар Вафин “Табар” хуҗалыгында эшләүче яшь хезмәткәрләрнең берсе. Техниканы яшьтән үк яратып үскән ул.
- Армиядән кайткач башта “Сельхозтехника” оешмасында эшләдем. Өченче ел инде шушы хуҗалыкта хезмәт итәм. Печән җыю, сенаж салуда катнаштым. Хәзер үземә беркетелегән яңа, заманча комбайнда уракка чыгарга әзерләнәм, - ди ул.
Молодцов Николай абый гомерен авыл хуҗалыгы өлкәсенә багышлаган. Техниканың җаен яхшы белә ул.
- 1990нчы елдан бирле туган авылымда хезмәт итәм. Төрле техникага утырырга туры килде. Кыш көннәрен терлекчелектә, аннан чәчү, урак эшләрендә булышам. Техникалар хәзер яңа, төзек. Эшләве дә җайлы, - ди Николай абый.
Гомере буе шофер булып эшләгән Сусарин Петр абый лаеклы ялда булса да, хуҗалык эшләрен ташламаган. Бүгенге көндә ул янгын сүндерү машинасында куркынычсызлыкны тәэмин итә.
- Озак еллар хуҗалык рәисе йөртүчесе булып хезмәт иттем. Авылда эш бетми. Хәлемнән килгәнчә ярдәм итәргә тырышам. Авылдашларым икмәк, уңыш өчен көрәшкәндә кул кушырып утырасы килми, - ди ул үзе.
Сергей Федотов армиядән кайтканнан бирле хуҗалык эшендә төрле эшләр башкара. Фермада да эшли, чәчү, урак кебек җаваплы чорларда да читтә калмый.
- Өченче техникага утырдым. Узган ел яңа комбайн бирделәр. Игеннәребезне уңышлы урып-җыю өчен техниканың төзеклеге бик мөһим, - ди.
“Апас-мол” берләшмәсенең Дәүләки кырында да урып-җыюда катнашачак кыр кораблары комиссияне бер линиягә тезелеп каршы алды. Комбайннар уракка бүгеннән әзер булуларын күрсәтте.
Апастан Дамир абый Нәбиуллин мәктәп елларыннан ук әтисе белән бергә комбайнга утырган. Менә инде 22нче мәртәбә уракка чыгарга җыена.
- Быел икмәкләр бик матур күренә. Хәзер комбайннарда эшләве җайлы. Эш кешене яшәртә. Җитәкчеләр чакыргач, бик шатланып быел да риза булдым. Комбайн белән икмәкне суктырып, аның бункерларга җыелып баруын күрү – үзе бер рәхәт. Туган як кырларында эшләүнең тәмлелеген әйтеп тә, аңлатып та бетерергә мөмкин түгел, - ди Дамир абый.
Азбабадан Геннадий абый Вальковның “Апас-мол” хуҗалыгына эшкә килүенә 30 елдан артык вакыт узган. Гомуми хезмәт стажы – 45 ел. Тәҗрибәле механизаторның биредә абруе зур. Быел да ул ярдәмчесе Нәгыйм Курамшин белән икмәк язмышы өчен көрәшәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев