Олы Бакырчы авылында яшәүче Миләүшә апа һәм Хәмзә абый Низамовларны авылда уңган, хезмәт сөючән гаилә буларак беләләр.
Аларның йорт-җире һәрчак төзек, ишегалды чәчәкләргә күмелгән, ә бакчалары мул уңышы белән сокландыра. Озак еллар шәһәрдә яшәсәләр дә, туган нигезгә кайтып, авыл тормышына тиз ияләшкәннәр һәм бүген хезмәттән тәм табып яшиләр.
Сигез ел элек Низамовлар Алабугадан Хәмзә абыйның туган йортына кайтып төпләнә. Башта аларның төп максаты - өлкән яшьтәге әти-әнисенә ярдәм итү, тәрбияләү була. Соңрак инде ата-баба нигезенә яңадан җан өрергә, йортны төзекләндерергә алыналар. Хәзер йорт та төзекләндерелгән, ишегалдының һәр почмагы да тәртипкә китерелгән.
-Без авылга сигез ел элек Алабугадан кайттык. Моңа кадәр шәһәрдә яшәдек, тормыш безне авылга алып кайтыр дип уйламаган да идек. Иремнең әти-әнисенә ярдәм кирәк булды, аларны тәрбияләдек, соңгы юлга озаттык. Шушы вакыт эчендә авыл тормышына шулкадәр ияләштек һәм үзебезгә күп кенә яхшы дуслар таптык. Хәзер инде без авылсыз тормышны күз алдына да китерә алмыйбыз. Биредә үзебезнең кечкенә генә оҗмахны таптык. Табигать, тынычлык, авыл кешеләре - барысы да күңелебезгә якын, - дип сөйли Миләүшә апа.
Алтын куллы хуҗа
Хәмзә абыйның алтын куллы булуы һәр эшендә күренә. Ул йортны төзекләндерүдә дә, бакча эшләрендә дә иң зур терәк. Үз куллары белән ике теплица төзегән, аларга заманча тамчылап сугару системасы урнаштырган. Бу хуҗаларның хезмәтен шактый җиңеләйтә.
-Ирем Хәмзә бик эшчән кеше. Нинди эшкә тотынса да, җиренә җиткереп башкара. Йортны да бергәләп яңарттык. Бакча өчен дә бөтен уңайлыкларны ул тудырды. Теплицаларны төзеп, тамчылап сугару системасы да эшләгәч, хезмәтебез дә җиңеләеп китте, - ди уңган ханым. Низамовларның бакчасы шау чәчәккә күмелгән. Биредә нинди генә чәчәкләр юк! Розалар, гортензияләр, флокслар, пионнар һәм башка күпьеллыклар яздан алып көз ахырына кадәр өзлексез чәчәк атып утыралар.
Чәчәкләр бакчасы – әни истәлеге
-Әниебез чәчәкләрне бик ярата иде. Әмма йорт салу мәшәкатьләре белән аларны күпләп утыртырга мөмкинлеге булмаган. Мин аның якты истәлегенә чәчәкләр үстерергә булдым. Моңа кадәр бакча да тотканым, яшелчә дә үстергәнем юк иде. Авылга кайткач кына бу эш күңелемә якын икәнен аңладым. Чәчәкләрнең һәркайсы үзенчә матур, һәрберсенең үз төсе, үз хуш исе бар. Иртә белән иң беренче эш итеп бакчаны әйләнеп чыгам. Аларны күзәтәм, хуш исләрен сулыйм. Кайчак хәтта һәр чәчәк белән сөйләшәм дә. Иң яратканнарым - мәкләр, розалар һәм гортензияләр. Аларга игътибар кирәк, тәрбияләгән саен тагын да матуррак чәчәк аталар бит алар, - ди хуҗабикә.
Низамовлар бакчаның бер генә почмагын да буш тотмый. Җәй буе өстәлләре үзләре үстергән яшелчәләр белән тулып тора.
-Без хәзер инде авыл кешеләре кебек үк яшелчә үстерергә дә өйрәндек. Теплицаларда помидор, кыяр, борыч, баклажан өлгерә. Өч ел элек карбыз да утыртып карадык. Баштарак уңыш булыр дип тә уйламадык. Әмма хезмәтебез бушка китмәде - иң зур карбызыбыз 15 килограммга җитте. Моңа үзебез дә бик гаҗәпләндек, шатлыгыбызның чиге булмады, - ди Миләүшә апа.
Табигый ашламалар – сәламәтлек нигезе
Низамовлар бакчачылыкта табигый ысулларны гына кулланырга тырыша.
-Барлык үсемлекләрне үлән төнәтмәсе белән генә тукландырабыз. Химик ашламаларны кабул итмим. Биогумусны да үзебез әзерлибез. Табигый юл белән үстерелгән яшелчә дә тәмлерәк, файдалырак та, - ди ул.
Миләүшә апа әйтүенчә, җәй җиткәч, аларның бөтен тормышы бакча тирәсендә кайный.
-Җәй көннәрендә хәтта өйгә керәсе дә килми. Бөтен рәхәтлек шушы бакчада. Һәр көнне нәрсәдер чәчәк ата, нәрсәдер өлгерә. Табигать белән янәшә яшәү күңелгә тынычлык бирә. Авылыбызда кешеләр дә бик ярдәмчел, ачык күңелле. Без туган нигездә калуыбызга бик сөенәбез. Пенсия яшендә табигать кочагында, тынычлыкта яшәүдән дә зур бәхет юктыр, мөгаен, - ди авылдашым.
Низамовларның ихатасы - хезмәтнең, тырышлыкның һәм туган нигезгә мәхәббәтнең матур үрнәге. Алар үз куллары белән ата-баба йортын төзекләндереп кенә калмаган, аны чын мәгънәсендә яшәү өчен иң рәхәт урынга әйләндергәннәр.
Нет комментариев