Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Бакчачы киңәшләре

Ярыргамы, юкмы? Орлык бәрәңгесен ярып утыртуның дөрес ысулы

Бакчасы булган кешеләрнең күбесе бәрәңгене ярып утырта, чөнки кайбер бүлбеләр бик зур була яисә чәчүлек орлыгы җитмәгәндә шулай эшләргә туры килә.

  «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУ белгечләре сүзләренчә, авыл хуҗалыгында орлыкка дигән бәрәңгенең зурлыгы дәүләт стандарты (ГОСТ 33996-2016) белән расланган: аның аркылы диаметры 28-60 миллиметр тәшкил итәргә мөмкин. Шулай ук ярып утырту да бәрәңгенең физиологиясенә каршы килми.

Бәрәңгене ярып утыртучыларга киңәшләр:

1. Беренче чиратта, ярып утырту өчен бары тик сәламәт бәрәңгеләрне генә сайларга кирәк. Әгәр бүлбеләрдә гөмбәчек, бактериаль һәм вируслы (бәрәңгедә күзләр аз һәм нәзек була) авырулар, корткычлар зарарлаган билгеләр бар икән, андыйларны кисәргә ярамый.

2. Кисәр алдыннан пычак һәм савытларны дезинфекцияләргә (мәсәлән, марганцовкалы су белән) кирәк.

3. Киселгән бәрәңгенең зурлыгы 25-30 грамм булса ярый, әмма һәр кисәктә кимендә 1-2 шытым булырга тиеш.

4. Бәрәңгеләрне, киселгән ягы белән өскә каратып (согы акмасын өчен), бер катлам итеп тезеп куярга.

5. Бүлбеләрне утыртырга 3 көн кала яру дөресрәк. Шул вакыт эчендә киселгән урыннар кибәргә, нәзек кенә кабык белән капланырга өлгерә. Киселгән урын тизрәк «төзәлсен», инфекцияләр эләкмәсен, бәрәңге кипмәсен өчен, аңа цемент кушылган көл (5 өлеш көлгә 1 өлеш цемент) сибәргә мөмкин.

6. Ярылган бәрәңгене бик тирән утыртмыйлар – 6-10 сантиметр булса җитә.

Чыганак:https://intertat.tatar/news/yaryrgamy-yukmy-orlyklyk-barangene-yaryp-utyrtunyn-dores-ysuly-5872356

Фото:https://ru.freepik.com/free-photo/close-up-potatoes-floor_8123480.htm#fromView=search&page=1&position=8&uuid=c9160b7e-74c9-430a-8a8c-5c578e573566&query

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев