Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Апаста Бөек Җиңүнең 76 еллыгы билгеләнеп үтелде

Илебез 76нчы тапкыр Бөек Җиңү язын тантана итте. Яшәешебезнең һәр көне, һәр елы безне 1945 елның 9 Маенда кичергән шатлыклы мизгелләрдән ерагайтса да, бу бөек бәйрәмнең даны үзгәрешсез кала.

(9 май, "Апастово-информ").


9 Май - Җиңү көне уңаеннан, район үзәге Апаста һәм авылларда бәйрәм митинглары үтте. Олысы-кечесе, барлык райондашлар әлеге чарада катнашты. Апас урамнары буйлап, шарлар, чәчәкләр, флагчыклар тоткан халык Батырлар Мемориаль комплексы янына җыелды.

Мәктәп укучылары кулларына төрле төстәге шарлар, чәчәкләр тоткан. Аларга хезмәт коллективлары да кушылды. “Алтын алка“ боз сарае яныннан кузгалып, алар Батырлар мемориал комплексына таба атлады. Алдагы сафларга сугыш ветераннары, район башлыгы, ветераннар Советы әгъзалары, җитәкчеләр басты.

Батырлар мемориал комплексы янында саф-саф тезелгән, батырлык үрнәге чагылдырган хәрби киемле райондашларыбыз да бәйрәмгә бер эчтәлекле мәгънә өстәде. Алар арасында интернациональ бурычларын кайнар нокталарда үтәгән егетләр дә, төрле җирләрдә хезмәт итүчеләр дә, яшь форпостчылар да, “Яшь армиячеләр“ дә бар иде.

Батырлар истәлегенә веноклар салынгач, әдәби-музыкаль чара башланып китте.

Тантанада район башлыгы Равил Хисаметдинов, “Ак Барс“ банк идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев, район хәрби комиссары Илшат Паймурзин катнашты. Барлык чыгышлар да батырлыкка дан белән сугарылган иде. Орден-медальләрен тагып, мәйдан уртасына килгән ветераннар, сугыш чоры балалары аеруча дулкынлану кичерде.

Район башлыгы Равил Хисаметдинов ветераннарны, барлык райондашларны, кайткан кунакларны бәйрәм белән тәбрик итте. “Ак Барс“ банк идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев Татарстан Республикасы Президентының котлавын ирештерде.

“Туп шартлаган тавышлар һаман да колакта яңгырап тора кебек. Аз гына тавыштан да сискәнеп куясың. Бар теләгем - илләр-көннәр имин булсын. Без күргәннәрне башка беркемгә дә күрергә, кичерергә язмасын, – диде Шәмбалыкчы авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Зиннәт ага Хәйруллин.

"Сәләт" һәм сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче, “Хыял“ бию түгәрәгенә йөрүче балалар мәйдан тутырып биеде, җырлады. Ветераннар һәм район үзешчәннәре дә патриотик рухтагы җырларын башкардылар. Шулай ук якташыбыз, Татарстан Республикасының Атказанган артисты Илсур Сафин да җырларын бүләк итте.

Җиңү безгә зур югалтулар аша килде. Районыбызның 11 мең 148 улы һәм кызы туган нигезләрен калдырып сугышка киттеләр. Аларның 7002се яу кырыннан әйләнеп кайтмадылар, тыныч тормышыбыз хакына чит җирләрдә ятып калдылар. Бүгенге көндә районда 6 Бөек Ватан сугышы ветераны яши, 2 Ленинград чолганышы шаһиты бар.

Еллар үтә, буыннар алмашына. Бөек Ватан сугышы тәмамланганга да 76 ел вакыт узып китте. Аның барлык хатирәләрен саклау, буыннан-буынга тапшыру, үлгәннәрнең исемнәрен мәңгеләштерү - исәннәрнең бурычы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев