Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Су тамчысы кадере

    - Район үзәгендә 12 җир асты скважинасы тәүлек буе халыкка эчәр суны 70-110 метр тирәнлектән җир өстенә кудыра. 1 сәгатькә 10 кубометр исәбеннән берсе-берсе 25 мең сум торучы насослар тәүлегенә 2500 тонна суны манараларга күтәрә, барлык озынлыгы 100 километрга җиткән урам су челтәрләре линияләре аны өй-фатирларга тарата. Апаста бүген 1500...

    - Район үзәгендә 12 җир асты скважинасы тәүлек буе халыкка эчәр суны 70-110 метр тирәнлектән җир өстенә кудыра. 1 сәгатькә 10 кубометр исәбеннән берсе-берсе 25 мең сум торучы насослар тәүлегенә 2500 тонна суны манараларга күтәрә, барлык озынлыгы 100 километрга җиткән урам су челтәрләре линияләре аны өй-фатирларга тарата. Апаста бүген 1500 дән артык өй-фатир, хуҗалыклар исәпләнә һәм бу сан ел да берничә дистәгә артып бара, - ди "Жилкомсервис" ҖЧШ җитәкчесе Айдар Мөхәммәтшин. - Су манаралары, казып җир астына батырылган сыешлыкларның гомуми күләме 500 кубометр. Су суырткан өчен "Жилкомсервис" җаваплылыгы чикләнгән ширкәт бухгалтериясе энергетикларга июнь-июль айларында уртача 450-500 мең сум акча түләргә тиеш. Кызу көннәр тәмамлануга Апаста су куллану күләме икеләтә кими. Тоткан ут өчен айныкын айга түлисе. Түләү өзелә икән, артезиан коеларына килүче ут та өзеләчәк һәм Апас тулаем эчәр сусыз калачак. Апас тарихында мондый бер очрак була язды инде, моны күпләр хәтерли булыр...

    8 июльдә Апас штп башкарма комитетының чираттан тыш сессиясендә сүз нәкъ менә халыкны эчәр су белән тәэмин итү турында барды. Шул ук көнне район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Сабирҗанов җитәкчелегендә 10 кешелек комиссия оештырылды. Апастагы бөтен су скважинасы, манараларның халәте тикшерелде, бәрәңге бакчаларына ваемсыз һәм исәпсез күләмдә су агызучылар ачыкланып, алар белән җитди сөйләшүләр уздырылды. Бакчасын сазлыкка әверелдерерлек дәрәҗәдә су агызучыларның берсендә генә дә су исәпләгеч куелмавы әлләни зур ачыш түгел. Апаста, Каратунда кулланучыларның 25% ында мондый исәпләгеч бар һәм алар суны әрәм-шәрәм итми...

    Заготзерно бистәсендә дә бу җәһәттән махсус рейд үткәрелде. "Каратун авыл җирлеге буенча тулы куәтенә эшләүче 8 су башнясы бар. Ләкин шулай булса да кайбер урамнарга су җитми. Кайсыбер намуссыз авылдашлар бәрәңге арасына шлангалар белән су агызалар. Ялгыз торучы өлкәннәр дә бар бит, аларга да су кирәк. Минем барлык кешене дә тигез күрәсем килә. Кемдер рәхәтләнеп су агызганда, кемгәдер ике чиләк су да бик кадерле булырга мөмкин. Кызу көннәрдә өй тирәсендәге сыешлыклар да су белән тулы торырга тиеш, ут-күздән ходай сакласын. Моны һәркем дөрес аңласын иде", - диде Каратун авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев.

    Алга таба да көннәр болай эссе торып кемнәрдер суны чикләүсез куллана икән, аларга чара күреләчәк.

    Гөлзада Гатауллина,

    Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: