Балаларга терәк-таяныч сез
5 октябрь - Халыкара укытучылар көне уңаеннан районда зур чара узды. Район башлыгы инициативасы белән мәдәният йортына төрле елларда эшләп лаеклы ялга чыккан 400 мәгариф хезмәткәре җыелды. Бу бәйрәм чын мәгънәсендә буыннар очрашуын хәтерләтте. Һәр кеше тормышта ирешкән уңышлары өчен укытучысына бурычлы һәм рәхмәтле. Галимме ул, җитәкчеме, табибмы яки төзүчеме,...
5 октябрь - Халыкара укытучылар көне уңаеннан районда зур чара узды. Район башлыгы инициативасы белән мәдәният йортына төрле елларда эшләп лаеклы ялга чыккан 400 мәгариф хезмәткәре җыелды. Бу бәйрәм чын мәгънәсендә буыннар очрашуын хәтерләтте.
Һәр кеше тормышта ирешкән уңышлары өчен укытучысына бурычлы һәм рәхмәтле. Галимме ул, җитәкчеме, табибмы яки төзүчеме, нинди генә һөнәр иясе булса да, аның чишмә башы мәктәп бусагасыннан башланган, аның уңышларына укытучысының сабырлыгы, тырышлыгы, йокысыз төннәре салынган. Шуңа да бу көнне чыгыш ясаган һәркем үзен имтихан тоткандай хис итте, инде үзләре лаеклы ялда булучылар да тәүге билгесен, беренче тапкыр такта каршына чыгып җавап бирүен искә алды.
Район башлыгы Рәшид Заһидуллин да сәхнәгә менгәч дулкынлануын яшермәде һәм мөхтәрәм мөгаллимнәрне бәйрәмнәре белән тәбрик итеп ихлас теләкләрен юллады. "Өлкән укытучыларны хөрмәтләү безнең бурыч. Август киңәшмәсендә сөйләшкәнчә, аларны мәктәпкә, хезмәт иткән коллективларына чакырып чәй эчерүләр традициягә кереп китәчәк", - диде ул.
Тантанада һәр сүз, һәр чыгыш өлкәннәрне зурлауга, данлауга, аларның мәртәбәле һәм җаваплы хезмәтләренә дан җырлауга багышланды. Мәскәү Мәдәният университетының Чаллы филиалы укытучылары һәм шәкертләре мәгариф хезмәткәрләре өчен тирән эчтәлекле концерт программасы күрсәттеләр. Ветеран мәгаллимнәр җырчы-биючеләрнең чыгышларын яратып тамаша кылдылар, алкышларга күмделәр, кушылып җырладылар, биеделәр. Хезмәт ветераны Гаяз Хисамидиновның чегән кызына кушылып сәхнәдә очып-очып биюе аларны ерак яшьлекләренә алып кайтты. Шулай ук озак еллар район мәгариф бүлеген җитәкләгән, бүген дә яшьләргә туры юл күрсәтүче Илгизәр Гыйльфановның исеме аталгач, зал тагын да җанланып китеп, ветеран җитәкчегә җылы алкышлар яуды.
Район мәдәният йортының фойесы шат авазларга күмелде, биредә очрашкан һәркемнең йөзе шатлыктан балкыды. Чөнки кемдер озак вакыт күрмәгән укытучысын, кемдер хезмәттәшен, кемдер остазын очратты, хәл сорашты, сөйләште, телефон номерларын алмашты. Бу көнне өлкәннәр өчен чәй табыны да оештырылган иде. Ә соңыннан алар, район башлыгының тәкъдиме белән, Апасның иң матур, иң күренекле урыннары, урамнары аша үтеп, оештыручыларга кат-кат рәхмәтләрен ирештереп өйләренә таралдылар. Бәйрәм бер мизгелдә узып китте, ләкин өлкән мәгариф хезмәткәрләренең күңелләрендә озак вакыт сагынып, искә алып сөйләрлек рухи байлык калды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 июль 2022 - 18:55Россиядә ипотека кредитлары буенча арттырып түләү күләмен чикләделәр 3 июльдән башлап Россиядәге барлык банклар да ипотека биргәндә кредитның тулы бәясен исәпкә алырга тиеш.7100
-
4 июль 2022 - 17:55Татарстанда «Ел укучысы» исеме билгеле Татарстан Республикасының ел укучысы» мактаулы исеме Казанның Вахитов районы 131 нче номерлы лицееның унынчы сыйныф укучысы Никита Перовка бирелде.6000
-
4 июль 2022 - 17:08«СалаваTik»ларда яңа җыр Бүген Интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Күбәләгем» җырының видеоклибы дөнья күрде.26500
-
4 июль 2022 - 16:55Юрист фатирга яңа тәрәзә куйган өчен штраф салу очраклары турында аңлатты Күп фатирлы йортта яшәүче кешеләргә фатирга яңа тәрәзә куйган өчен 100 мең сум чамасы штраф салулары ихтимал.1500
-
4 июль 2022 - 15:55Пенсионерларга нинди яңа ташлама кертелә беләсезме ? Дәүләт Думасында мираска калган торакны теркәү өчен пенсионерлардан пошлина түләттермәүне тәкъдим иткәннәр. Депутат Евгений Федоров Россия хезмәт министры Антон Котяковка шундый башлангыч белән мөрәҗәгать иткән.1500
-
4 июль 2022 - 14:55Татарстанда өлкән яшьтәге ханым, оныгын коткарам дип… Полициягә Түбән Камада яшәүче 71 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Ул мошенниклар корбаны булган, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.1500
-
4 июль 2022 - 14:19Апаста вәгазь кичәсендә Зөлхиҗҗә ае, Корбан гаете һәм Хаҗ турында сөйләштеләр “Миргасыйм “ мәчетендә чираттагы вәгазь кичәсе узды.9100
-
4 июль 2022 - 14:00“Салават күпере”ндә ял итүче балалар иминлек кагыйдәләре белән таныша Зур Күккүз мәктәбе каршында оешкан “Салават күпере” лагеренда 20 укучы җәйге ялын күңелле дә, файдалы да уздырды.4800
-
4 июль 2022 - 13:44Германиядә хезмәт иткән егетләр Бөек Ватан сугышы булган җирләрдән туфраклар алып кайта Советлар чорында Германиядә - ГДР- чикләнгән Совет гаскәрләре контингент-төркемендә хезмәт итүчеләрнең иҗтимагый оешмасы районда 2014 елда оешкан.9500
-
4 июль 2022 - 13:23Апаста кабат салмыш шофер очраган Исерткеч эчемлекләр кулланган килеш руль артына утыручы машина йөртүчеләр һаман да законнарның катгыйлыгын, штрафларның зурлыгын аңлап бетерми.15000
-
24 июнь 2022 - 14:55Новости "Апас хәбәрләре " 27.06.2022
-
24 июнь 2022 - 14:55Новости "Апас хәбәрләре " 27.06.2022
-
27 июнь 2022 - 17:36Апаста чыгарылыш кичәсе уздыЗур сынаулар узган чыгарылыш класс укучыларының туган мәктәпләре, яраткан укытучылары белән саубуллашыр көннәре җитте.79900
-
24 июнь 2022 - 08:2925 июнь барыгызны да Яшьләр көннә чакырабызБу көнне төрле күңел ачу чаралары каралган.19400
-
22 июнь 2022 - 23:00Апаста Хәтер һәм кайгы көне узды22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне. Әлеге уңайдан район үзәгендә һәм җирлекләрдә төрле чаралар узды.95502
-
21 июнь 2022 - 09:2625 июньдә Апасның үзәк ял паркында Яшьләр көне билгеләп үтелә Бу көнне төрле спорт һәм күңел ачу чаралары каралган.24300
-
25 май 2022 - 14:10Апаста балалар Сабан туе уза 1 июнь – Халыкара балалар көне районда быел да зурлап билгеләп үтелә.43000
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.135100
-
3 июль 2022 - 12:17Апас батыр райондашы белән хушлашты Украинадагы махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә Олы Бакырчы авылыннан Илнар Дамир улы Шәфигуллин һәлак булды. Аны Олы Бакырчы авылында соңгы юлга озаттылар.135100
-
1 июль 2022 - 08:15Балалар табибәсе Наилә Зиатдинова - “Фидакарь хезмәте өчен” медале иясе Апас үзәк хастаханәсенең балалар табибәсе Наилә Зиатдинова Татарстан Республикасы дәүләт бүләгенә лаек булды. Аңа “Фидакарь хезмәте өчен” медале бирелде.32800
-
4 июль 2022 - 17:08«СалаваTik»ларда яңа җыр Бүген Интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Күбәләгем» җырының видеоклибы дөнья күрде.26500
-
1 июль 2022 - 15:04Районда юллардагы хәвефсезлек һәм иминлекне тәэмин итү хакында сөйләштеләр Район хакимиятенең утырышлар залында, юл куркынычсызлыгы буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды.26100
-
1 июль 2022 - 08:12Гүзәл Гыйлаҗева – елның иң яхшы медицина хезмәткәре "Ак чәчәкләр - Ел табибы-2022" бәйгесенең "Елның медицина хезмәткәре” номинациясендә Акхуҗа фельдшер-акушерлык пункты мөдире, район үзәк хастаханәсе фельдшеры Гүзәл Гыйлаҗева җиңү яулады. Ул икенче урынга лаек булды.25100
-
3 июль 2022 - 09:19Апасның кыю егетләре хәрби хезмәткә китте Район хәрби комиссариатында язгы чакырылыш буенча соңгы төркемне озаттылар.19300
-
1 июль 2022 - 14:24Район башлыгы яшь белгечләр белән очрашты Төрле тармакта хезмәт куючы яшьләр кызыксындырган сорауларына җаваплар алды.18800
-
2 июль 2022 - 11:05Талия әби Хәсәнова Ил башлыгының котлауларын кабул итте Тутай авылында яшәүче Талия әби Хәсәнова 95 яшьлек олы юбилеен каршылады.15600
-
4 июль 2022 - 13:21Апаста акча яратучы ике угры суд каршына баскан Ике ир-атка үзләренең кырын гамәлләре өчен җавап бирергә туры киләчәк.15500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Апастово-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73779 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хилавиева Гюзель Галимулловна
Адрес редакции: 422350, п.г.т. Апастово, ул. Молодежная, д. 1
Телефон редакции: (84376) 2-13-66. Электронная почта редакции: yolduzz@mail.ru, также на эту электронную почту можете отправить сообщения о фактах коррупции.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика