Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Әлмәндәр авылында балалар бакчасы матурланып килә

Әлмәндәр авылының уртасына урнашкан балалар бакчасы бүгенге көндә тулысынча яңартыла. Биредә ике бригада катнашында кызу эш кайный.

– Быел республикакүләм программа нигезендә безнең бакчабыз капиталь төзекләндерелә. Төзекләндерү эшләрен бер ай элек башладык. Җылылык, электр системасы, канализация юллары тулысынча алыштырылды. Түбәләр ясалды, бүлмәләр үзгәртелеп, бүлмәара ишекләр куелды. Юыну, бәдрәф бүлмәләре заманча итеп ясалды. Уен һәм юыну бүлмәләренә җылытылган идәннәр ясалды. Шулай ук тышкы яктан да җылытылып төсле калай белән тышлана һәм матур рәшәткәләр белән тотып алына. Барлык балалар, әти-әниләр, хезмәткәрләр исеменнән район башлыгы Рәшид Заһидуллинга, төзүчеләргә олы рәхмәтемне җиткерәм, - диде балалар бакчасы мөдире Таңсылу Хафизова. Казанның “Стройградинжиниринг” төзелеш оешмасы егетләре бер минут та туктап тормыйлар. 
– Эшебезне җимерүдән башладык. Иң беренче коры стена калдырып сүттек, аннан менә шулай итеп матурларга керештек. Бер –ике көнлек эшебез калды. Балалар шатланып, уңайлы, матур бакчага йөрсен дип тырыштык, - диде төзелеш оешмасы бригадиры Роберт Загриев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев