Кылган эшегез – үз көчегез, Якты да, мактаулы да
Россия күләмендә дә нибары 206 гаилә бүләкләнгән "Ата-ана Даны" орденының берсе үзенең иясен Апастан тапты. Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин Указы белән әлеге орденга Татарстаннан бердәнбер гаилә - районыбызның Акхуҗа авылында гомер кичерүче Нигъмәтҗановлар лаек булды. Ил-көнгә лаек, инсафлы, укымышлы, булдыклы 8 бала тәрбияләп үстергән Наил һәм Гөлирам Нигъмәтҗановлар әлеге...
Россия күләмендә дә нибары 206 гаилә бүләкләнгән "Ата-ана Даны" орденының берсе үзенең иясен Апастан тапты. Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин Указы белән әлеге орденга Татарстаннан бердәнбер гаилә - районыбызның Акхуҗа авылында гомер кичерүче Нигъмәтҗановлар лаек булды. Ил-көнгә лаек, инсафлы, укымышлы, булдыклы 8 бала тәрбияләп үстергән Наил һәм Гөлирам Нигъмәтҗановлар әлеге бүләкне 18 декабрьдә Түбән Новгород шәһәрендә булган олы тантанада РФ Президентының Идел буе Федераль округы буенча вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич кулыннан алды.
Нигъмәтҗановларны ил күләмендә таныткан әлеге вакыйга уңаеннан аларны тәбрикләүчеләр һәм бүләкләүчеләр күп булды. ТР Министрлар кабинеты Аппаратының башкарма органнар һәм җирле үзидарәләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фаил Салихов та Наил абый белән Гөлирам апаны республика җитәкчелеге исеменнән тәбрик итеп, чәчәк бәйләмнәре һәм бүләкләр тапшырды. "Барлык балаларыгызны да тәрбияләп кеше иткәнсез, укыткансыз, дөрес юл күрсәткәнсез. Сезнең ул-кызларыгыз һөнәрләренә тугры калып, үзләре алган белгечлек буенча эшлиләр. Хезмәт сөючән, тырыш ата-ана үрнәгендә үскән балалар тормышта максатларына ирешәләр", - диде республика кунагы. Шулай ук Район Советының аппарат җитәкчесе Алмаз Сабирҗанов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ранис Әхмәтшин да Нигъмәтҗановлар белән очрашып, район башлыгы Рәшид Заһидуллин исеменнән Рәхмәт хаты, ак мамык шәл һәм тере чәчәкләр бүләк иттеләр.
Наил абый белән Гөлирам апа 46 ел бергә тату, үрнәк гомер кичергәннәр. Наил абый 58 ел умартачылыкта эшләп, Татарстан Республикасының Атказанган умартачысы исеменә лаек булган, һәр ел саен районның "Иң яхшы умартачысы" булып танылган. Гөлирам апа да бер генә көн дә колхоз эшеннән калган кеше түгел. Балалары да хезмәт белән чыныгып, нык ихтыярлы, максатчан булып үскәннәр. Бүген аларның 3 уллары хәрби хезмәт кешеләре, 1 уллары юридик өлкәдә эшли. Алар инде үзләре дә дәүләт бүләкләренә лаек булганнар. Кызлары исә - югары категорияле укытучылар, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүне максат итеп алганнар.
Нигъмәтҗановлар тырышлыкларын күргән, данлаган, мәртәбәләргә күтәргән һәр кешегә рәхмәтле. "Әгәр районның җитәкче-белгечләре бәяләмәсә, тәкъдим итмәсә, без бу шатлыклы вакыйгаларны кичермәс идек. Аларга мең рәхмәт", - диделәр алар икесе бер авыздан.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 июль 2022 - 17:55Рөстәм Миңнеханов яшь галимнәр өчен республика премиясе лауреатларын раслады Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов өч яшь галимне Вячеслав Алемасов исемендәге премия белән бүләкләү турындагы карарны имзалады.2500
-
1 июль 2022 - 16:55Мәҗбүри медицина иминияте полисын күрсәтмичә дә медицина ярдәме алып булачак 1 июльдән Россиядә мәҗбүри медицина иминияте турындагы канунга үзгәрешләр үз көченә керә.3200
-
1 июль 2022 - 15:04Районда юллардагы хәвефсезлек һәм иминлекне тәэмин итү хакында сөйләштеләр Район хакимиятенең утырышлар залында, юл куркынычсызлыгы буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды.8100
-
1 июль 2022 - 14:51Матурлык яратучы районнар рейтингы билгеле булды «КИТАП FM» радиосы матурлык яратучы районнарда урам концертлары үткәрәчәк. Бу атна рейтингында беренче өчлектә - Сарман, Актаныш, Нурлат районнары.1300
-
1 июль 2022 - 14:24Район башлыгы яшь белгечләр белән очрашты Төрле тармакта хезмәт куючы яшьләр кызыксындырган сорауларына җаваплар алды.8400
-
1 июль 2022 - 13:55Санкт-Петербургта Юныс Әхмәтҗановка багышлап татар милли ашлары фестивале оештырганнар Санкт-Петербургта татар милли ашлары фестивале оештырылды. Ул танылган аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановка багышланды.1200
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.21500
-
1 июль 2022 - 09:55Тимергали Юлдашев: Хаҗга өченче тапкыр барсам да, беренче тапкыр барган кебек каушата Казанның "Сәлах" мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев, 49 кешелек төркем җитәкчесе буларак, бүген Хаҗ сәфәренә кузгала.3100
-
1 июль 2022 - 08:15Балалар табибәсе Наилә Зиатдинова - “Фидакарь хезмәте өчен” медале иясе Апас үзәк хастаханәсенең балалар табибәсе Наилә Зиатдинова Татарстан Республикасы дәүләт бүләгенә лаек булды. Аңа “Фидакарь хезмәте өчен” медале бирелде.17300
-
1 июль 2022 - 08:12Гүзәл Гыйлаҗева – елның иң яхшы медицина хезмәткәре "Ак чәчәкләр - Ел табибы-2022" бәйгесенең "Елның медицина хезмәткәре” номинациясендә Акхуҗа фельдшер-акушерлык пункты мөдире, район үзәк хастаханәсе фельдшеры Гүзәл Гыйлаҗева җиңү яулады. Ул икенче урынга лаек булды.15500
-
24 июнь 2022 - 14:55Новости "Апас хәбәрләре " 27.06.2022
-
24 июнь 2022 - 14:55Новости "Апас хәбәрләре " 27.06.2022
-
27 июнь 2022 - 17:36Апаста чыгарылыш кичәсе уздыЗур сынаулар узган чыгарылыш класс укучыларының туган мәктәпләре, яраткан укытучылары белән саубуллашыр көннәре җитте.66600
-
24 июнь 2022 - 08:2925 июнь барыгызны да Яшьләр көннә чакырабызБу көнне төрле күңел ачу чаралары каралган.18400
-
22 июнь 2022 - 23:00Апаста Хәтер һәм кайгы көне узды22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне. Әлеге уңайдан район үзәгендә һәм җирлекләрдә төрле чаралар узды.94002
-
21 июнь 2022 - 09:2625 июньдә Апасның үзәк ял паркында Яшьләр көне билгеләп үтелә Бу көнне төрле спорт һәм күңел ачу чаралары каралган.23800
-
25 май 2022 - 14:10Апаста балалар Сабан туе уза 1 июнь – Халыкара балалар көне районда быел да зурлап билгеләп үтелә.42300
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.159500
-
27 июнь 2022 - 17:44Апас мәктәбе укучысы Ильмира Сәлимуллина - 100 балл иясе Апас мәктәбе укучысы Ильмира Сәлимуллина Бердәм Дәүләт имтиханнарын аеруча да уңышлы тапшырды.70200
-
27 июнь 2022 - 17:36Апаста чыгарылыш кичәсе узды Зур сынаулар узган чыгарылыш класс укучыларының туган мәктәпләре, яраткан укытучылары белән саубуллашыр көннәре җитте.66600
-
27 июнь 2022 - 17:29Апаста район башлыгы чыгарылыш укучылары белән очрашты Чыгарылыш класс укучылары “Яшьлек” яшьләр үзәгенә җыелды. Биредә уку алдынгылары, төрле бәйге, ярыш җиңүчеләре район башлыгы Айрат Җиһаншин белән очрашты.33700
-
30 июнь 2022 - 08:28Апасның кыю улларын кабат солдатка озаттык Районыбызның 8 егете хәрби бурычын үтәргә юл алды.30600
-
28 июнь 2022 - 10:55Шатлыктан елау... Таң беленер-беленмәс шомланып уянды Әминә. Озак вакыт уйларыннан арына алмыйча ятты. Соңгы вакытта өне белән төше буталуын картлыгына сылтады. Ләкин бер үк төшнең кабат-кабат керүен генә аңлый алмады. Һаман шул ук төш тынгылык бирми аңа.29100
-
29 июнь 2022 - 10:28Кызыл Тау солдат улын каршы алды Туган ягыбыз хәрби бурычын үтәгән батыр улларын каршы ала.28800
-
27 июнь 2022 - 02:5527 июньгә һава торышы һәм ай календаре 27 июньдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була.28300
-
27 июнь 2022 - 13:35Соңгы тамчы өмет Тормыш – мизгел, күз ачып йомганчы узып китә, аның кадерен белеп калырга, кешечә яшәргә, тәмен татырга кирәк, диләр. Тик менә Мәхмүт өчен бер мизгел генә булмады ул. Тәмен татырга да насыйп итмәде. Ялыктырды, туйдырды. Үз теләге белән дөньядан китәсе килгән көннәре дә бар иде. Күңелнең ерак почмагында яшәүче кечкенә генә бер өмете туктатып торды...27000
-
28 июнь 2022 - 02:55Юрист кемнәрнең хезмәт хакы индексацияләнергә тиеш икәнен аңлатты Хезмәт хакын даими рәвештә бюджет оешмаларында гына түгел, коммерцияле оешмаларда да индексацияләргә тиешләр, дип сөйләде «Российская газета»га юридик фәннәр докторы Иван Соловьев.26300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Апастово-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73779 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хилавиева Гюзель Галимулловна
Адрес редакции: 422350, п.г.т. Апастово, ул. Молодежная, д. 1
Телефон редакции: (84376) 2-13-66. Электронная почта редакции: yolduzz@mail.ru, также на эту электронную почту можете отправить сообщения о фактах коррупции.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика