Бердәм Дәүләт имтиханы – зур сынау
Чыгарылыш класс укучыларының Бердәм Дәүләт имтиханнары башланды. 27 май көнне алар рус теленнән имтихан бирделәр. Әлеге зур сынауда районыбызның 126 укучысы катнашты. Имтихан тапшыру пункты булган Апас урта мәктәбенә иртәдән үк укучылар җыелды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ранис Әхмәтшин, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина, республика вәкиле Аза Худушина...
Чыгарылыш класс укучыларының Бердәм Дәүләт имтиханнары башланды. 27 май көнне алар рус теленнән имтихан бирделәр. Әлеге зур сынауда районыбызның 126 укучысы катнашты.
Имтихан тапшыру пункты булган Апас урта мәктәбенә иртәдән үк укучылар җыелды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ранис Әхмәтшин, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина, республика вәкиле Аза Худушина укучыларга уңышлар, җиңел сораулар эләгүен теләделәр һәм имтихан тапшыру тәртипләрен балаларның тагын бер кат исләренә төшерделәр. Укучылар барлык кагыйдәләрне дә төгәл үтәп, аудиторияләргә юнәлделәр. Алар барысы да каушап, югалып калмыйча, бар булган белемнәрен исбатларга сүз бирделәр, имтиханга ел дәвамында ныклап әзерләнүләрен, төрле түгәрәкләргә, репетиторларга йөрүләрен, дәрестән соң да, мөстәкыйль рәвештә дә белемнәрен ныгытуларын белдерделәр. "Бераз дулкынлансак, каушасак та, имтиханны укытучыларыбыз йөзенә сүз китермәслек итеп бирербез, сынатырга исәп юк", - диделәр. Апас мәктәбенең 11 "А" классын җитәкләүче Миләүшә Хәйдәрова 21 укучыны олы тормыш юлына озата. Ул да тырышлыкның нәтиҗәсен күрергә өметләнә. "Укучылар барысы да тырыш, ә тырышлыкның нәтиҗәсе булырга тиеш", - диде ул. Апастан Гүзәл Шәрәфуллинаның беренче баласы мәктәпне тәмамлый. Ул да имтиханның бөтен мәшәкатен үз йөрәге аша үткәрүен, әни буларак та, укытучы буларак та барлык укучыларга да хәер-догада торуын белдерде.
Рус теленнән имтихан 3 сәгать тә 30 минут барды. Имтихан барышын җәмәгать күзәтчеләре, район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре күзәтте. Киләсе Бердәм Дәүләт имтиханы 30 майда тарих, информатика һәм биология фәннәреннән булачак.
Гүзәл Хилавиева,
Ләйлә Шиһабиева.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 гыйнвар 2021 - 19:35Юллар кабат ябылды Бүген, 16нчы гыйнварда 18.30 сәгатьтән соң транспорт йөрүенә кабат чикләүләр кертелде.23400
-
16 гыйнвар 2021 - 19:23Апас мәктәбе тимурчылары өлкәннәргә ярдәм итә Апас урта мәктәбенең. Айсылу Закирова җитәкчелегендәге 7А классы укучылары Апаста яшәүче Әминә апа Саматовага булышты.13900
-
16 гыйнвар 2021 - 15:00Декабрь аенда җылылык өчен түләүләр артуының сәбәбе нидә? Татарстан Президенты торак-коммуналь хезмәтләр өчен җибәрелгән кәгазьләр буенча халык белән аңлашырга чакыра.3000
-
16 гыйнвар 2021 - 12:03Зур Күккүз җирлегендә хезмәт алдынгылары яши Халык җыеннары вакытында район башлыгы хезмәт ветераннары Кәфил абый Габидуллин белән Илдар абый Шәвәлиевка Рәхмәт хаты һәм район оешуга 90 ел тулу уңаеннан истәлек медале тапшырды.19000
-
16 гыйнвар 2021 - 11:33107 яшен тутырган Зәйнәп әбигә район башлыгыннан бүләк Апаста яшәүче иң өлкән райондашыбызга җитәкчелек олы хөрмәт күрсәтте.22900
-
14 гыйнвар 2021 - 16:30Апас хоккейчылары - җиңүче! Бүген, 14нче гыйнварда Апасның “Алтын алка” боз сараенда 2006-2007нче елгы яшь хоккейчылар көч сынашты.28800
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.220800
-
13 гыйнвар 2021 - 15:38Юл һәлакәтендә юлчы зыян күргән 13 гыйнварда Казан-Ульян юлында транспорт һәлакәте була.74100
-
12 гыйнвар 2021 - 15:50Вакцина салдырганда антитәнчекләр тикшерү соралмый Коронавирус белән авыргач ук, прививка салдыруның кирәге зур түгел. Чөнки, иммунитет инде формалашкан. 6-8 ай үткәч прививка ясату нәтиҗәле булыр.16000
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.112800
-
31 декабрь 2020 - 08:13Новости Апастовского района 4.01.2021
-
31 декабрь 2020 - 08:13Новости Апастовского района 4.01.2021
-
16 гыйнвар 2021 - 09:09
-
16 гыйнвар 2021 - 14:32Каеш эләктермәүче шофер вафат булган15нче гыйнварда Казан-Ульяновск-Чүпрәле юлының 2нче километрында “Лада” автомобиле йөртүчесе беренчел мәгълүматларга караганда, олы юлдан килүче йөк машинасына өстенлек бирмәгән һәм аңа килеп бәрелгән.68100
-
15 гыйнвар 2021 - 20:05Апасны тырыш, эшчән халкы бизиҺәр авылны, җирлекне эшчән кешеләре бизи. Алар район үсешенә фидакарь хезмәтләре белән зур өлеш керткәннәр, хәзер дә киңәшче булып торалар.42300
-
15 гыйнвар 2021 - 19:20Апаста халык җыеннары дәвам итәРайон башлыгы Равил Хисаметдинов катнашындагы халык җыеннар Иске Йомралы, Ишеево, Табар Черкене һәм Болынбалыкчы җирлекләрендә узды.27400
-
25 февраль 2020 - 15:44В связи со срочностью ПРОДАМ практически даром готовый бизнес кафе - пекарня "Чайхона" , площадь 100 кв м. В помещении кафе соблюдены все условия работы по СанПину. Банкетный зал, уборная для посетителей, огромная кухня- пекарня, хозблок, котельная, комната отдыха персонала, туалет и душ для персонала, отдельный выход и окошко с тортца для удобства продажи выпечки, лепешек, самсы.84600
-
21 февраль 2020 - 15:00В продаже можно найти огромное многообразие теплиц с широким ценовым диапазоном. Но всегда ли цена соответствует предлагаемому качеству?80400
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.220800
-
13 гыйнвар 2021 - 15:38Юл һәлакәтендә юлчы зыян күргән 13 гыйнварда Казан-Ульян юлында транспорт һәлакәте була.74100
-
16 гыйнвар 2021 - 14:32Каеш эләктермәүче шофер вафат булган 15нче гыйнварда Казан-Ульяновск-Чүпрәле юлының 2нче километрында “Лада” автомобиле йөртүчесе беренчел мәгълүматларга караганда, олы юлдан килүче йөк машинасына өстенлек бирмәгән һәм аңа килеп бәрелгән.68100
-
15 гыйнвар 2021 - 14:2222 яшьлек ана балаларын сарайда калдырып өшеткән Төнлә хатын-кыз 4 яшьлек кызын алып өйгә кергән, ә бер яшьлек баласын сарайда калдырган.67700
-
15 гыйнвар 2021 - 18:47Апасның иң өлкән кешесе Зәйнәп әби 107 яшьлеген каршылады 15 гыйнвар көнне Апаста яшәүче Зәйнәп әби Ибраһимовага 107 яшь тулды.44700
-
15 гыйнвар 2021 - 20:05Апасны тырыш, эшчән халкы бизи Һәр авылны, җирлекне эшчән кешеләре бизи. Алар район үсешенә фидакарь хезмәтләре белән зур өлеш керткәннәр, хәзер дә киңәшче булып торалар.42300
-
14 гыйнвар 2021 - 14:38Юллар ябыла: Буран! Бүген, 14нче гыйнварда, 14.00 сәгатьтән Татарстан республикасындагы федераль трассаларда транспорт йөрүенә вакытлыча чикләү кертелә.37600
-
15 гыйнвар 2021 - 17:03Фидакарь хезмәтләре белән район үсешенә өлеш керткән хезмәт ветераннары хөрмәтләнде Халык җыеннары вакытында район башлыгы Равил Хисаметдинов һәр җирлектә яшәп, бар гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган хезмәт ветераннарына Рәхмәт хатлары һәм район оешуга 90 ел уңаеннан әзерләнгән медален тапшырды.35300
-
13 гыйнвар 2021 - 14:44Бүген өшетә, иртәгә кар көрәргә туры килмәгәе Кышның зәмхәрир суыклары быел озак көттермәде.30700
-
13 гыйнвар 2021 - 09:00Һава шартларына бәйле рәвештә, Үзәк парктагы бәйрәм чарасы кичектерелә 13 гыйнварда Үзәк ял паркында искечә Яңа елны каршы алу чарасы узуы турында хәбәр иткән идек.30300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Апастово-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73779 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хилавиева Гюзель Галимулловна
Адрес редакции: 422350, п.г.т. Апастово, ул. Молодежная, д. 1
Телефон редакции: (84376) 2-13-66. Электронная почта редакции: yolduzz@mail.ru, также на эту электронную почту можете отправить сообщения о фактах коррупции.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика