Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Туган якның куены җылы

    22 июнь - Хәтер һәм матәм көне Апаста зурлап билгеләп үтелде. Иртәдән үк сугыш һәм тыл ветераннары, яшь һәм урта буын вәкилләре, форпостчылар Туган якны өйрәнү музеена килеп, сугыш чоры истәлекләрен барладылар. "Туганнар каберлекләре"ннән кайткан, изге туфрак салынган, музейга һәм Мемориаль комплекска кую өчен әзерләнгән капсулалар яныннан беркем дә тыныч...

    22 июнь - Хәтер һәм матәм көне Апаста зурлап билгеләп үтелде. Иртәдән үк сугыш һәм тыл ветераннары, яшь һәм урта буын вәкилләре, форпостчылар Туган якны өйрәнү музеена килеп, сугыш чоры истәлекләрен барладылар. "Туганнар каберлекләре"ннән кайткан, изге туфрак салынган, музейга һәм Мемориаль комплекска кую өчен әзерләнгән капсулалар яныннан беркем дә тыныч кына үтеп китә алмады...
    Билгеләнгән вакытта бар халык бердәм төстә Батырлар Мемориаль комплексы янына килде. Биредә мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән сугыш чорының бөтен авырлыкларын чагылдырган театральләшкән тамашаны барысы да күз яшьләре аша карадылар, өлкәннәр хатирәләрен яңарттылар. Сугышта башларын салган батырлар бер минутлык тынлык белән искә алынды.

    Хәрби бурычын намус белән үтәгән егетләр һәм уку алдынгылары туфрак салынган капсулаларны Батыр солдат һәйкәле янына урнаштыргач, кабат тынлык урнашты. Сугыш ветераннарының, өлкәннәрнең җыерчыклы битләре буйлап күз яшьләре тәгәрәде. Алар үзләрен җитәкләп килгән оныкларына: "Әнә, балам, синең бабаңның туфрагы ул", - дип пышылдадылар.

    Мәңгелек ут янына веноклар куеп, чәчәкләр салынганнан соң чыгышлар башланып китте.
    - Яу кырында батырларча башларын салып, туганнар каберлекләрендә җирләнгән якташларыбызның изге туфраклары 72 елдан соң туган як куенына кайтып иреште. Бер уч туфракның никадәр кадерле булуын якыннарын югалтучылар яхшы аңлый. Бу эшнең башы гына әле. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына, бездән нинди ераклыкта булуына карамастан, чит илдәме ул, океан артындамы, барлык каберлекләрдән дә туфракларны алып кайтып, Мемориаль комплекска урнаштыру бурычы тора. Без бу эшне башкарып чыгачакбыз, - диде 3500 чакрым ара үтеп, якташларының изге туфрагын алып кайтуга ирешкән район башлыгы Рәшид Заһидуллин. Ул шулай ук каһарманнар истәлеген мәңгеләштерүче "Алар Туган ил өчен көрәштеләр" дип исемләнгән китап чыгуын да билгеләп үтте.

    Район хәрби комиссары Илшат Паймурзин, тарихчы-эзтабар Әхәт Садриев, Бөек Ватан сугышы ветераны Шәүкәт Хатыйпов та әлеге көннең йөрәкләргә нинди яра салуын, нинди кайгылар китерүен сөйләделәр. Хәтер көненә "Апас" якташлар җәмгыяте вәкилләре дә кайткан иде. "Казанда яшәгән батыр якташларыбызны барлау эше дә башланып китте. Беркем дә онытылырга тиеш түгел, алар турындагы истәлекләр дә киләчәктә музейда урын алачак", - диде җәмгыятьнең рәисе Азат Хәнифәтуллин һәм ул әлеге изге эшнең бары тик Апаста гына булуын да ассызыклады. Якташыбыз Илсур Сафин үзенең чыгышы белән батырларга дан җырлады.

    Өлкәннәр туфрак салынган капсулаларны сыйпап-сыйпап сөйләштеләр. - Әтием Гомәр Яруллин Ленинград өлкәсендә вафат була. Алар бер гаиләдән дүрт ир-егет сугышка китәләр. Өчесе яу кырыннан әйләнеп кайтмый. Мин әтидән 4 айлык булып калганмын. Менә бүген, 72 елдан соң, мин туфрагы янәшәсендә әтием рухына дога кылдым, - диде Каратуннан Фәүзия апа Сираҗиева.
    - Кабат әтиләребезне күргәндәй булдык. Мондый изге эшне телевизорлардан карап кына белә идек, рәхмәт башлап йөрүчеләргә, - диделәр Борнаштан Әлфия апа Миңнебаева һәм Югары Акхуҗадан Гөлирам апа Нигъмәтҗанова.
    Бер уч туфрак. Кайсы тарафтан гына кайтмасын, ул барыбыз өчен дә кадерле. Чөнки ул безнең тарих, безнең үткәнебез. Ә туган як куены һәркем өчен җылы, уңайлы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: