Апастово
  • Рус Тат
  • Мин – бирмим, син – алма!

    Коррупциягә каршы көрәш бүген иң актуаль мәсьләләрнең берсе булып тора. "Безнең төп максат җинаятьләрне ачу түгел, ә аны булдырмау, коррупциягә китерүче сәбәпләрне билгеләп, аларга вакытында чик кую", - ди коррупциягә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе Илгизәр Фәхретдинов. Районда Рәшид Заһидуллин рәислегендә 15 кешедән торган Совет оешкан һәм коррупциягә кагылышлы...

    Коррупциягә каршы көрәш бүген иң актуаль мәсьләләрнең берсе булып тора. "Безнең төп максат җинаятьләрне ачу түгел, ә аны булдырмау, коррупциягә китерүче сәбәпләрне билгеләп, аларга вакытында чик кую", - ди коррупциягә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе Илгизәр Фәхретдинов. Районда Рәшид Заһидуллин рәислегендә 15 кешедән торган Совет оешкан һәм коррупциягә кагылышлы хәбәрләр белән эшләү, чаралар күрү, профилактик утырышлар үткәрү тәртибе билгеләнгән, программа кабул ителгән. Шулай ук авыл җирлекләрендә, хакимият бинасында "Хәбәрдарлык, ышаныч тартмалары" булдырылган. Райондашлар әлеге мәсьәләгә кагылышлы мәгълүматлары, тәкъдимнәре булган очракта язмача биредә калдыра алалар. Тартмалар комиссия әгъзалары составында 3 көн саен ачыла. Коррупциягә каршы сораулар, тәкъдимнәр булган очракта, коррупциягә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе Илгизәр Фәхретдиновның эш телефоны - 22-6-17. Район полициясендә хәбәрегезне 21-5-75, район прокуратурасында - 21-6-76 телефоннары аша кабул итәчәкләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: