Күпфункцияле үзәкнең кабул итү көннәрен языгыз әле. Чөнки авылдан район үзәгенә һәр көн саен чыгып китеп булмый. Сәлимә Маликова. Сорауга үзәкнең җитәкчесе Гөлчәчәк Ахманова җавап бирә: - Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне башкаручы күпфункцияле үзәк Апасның Октябрь урамы, 44 йорт адресы буенча урнашкан. Биредә дүшәмбе, сишәмбе көнне 8-12 сәгатьләрдә (шимбә төшкә...
Күпфункцияле үзәкнең кабул итү көннәрен языгыз әле. Чөнки авылдан район үзәгенә һәр көн саен чыгып китеп булмый.
Сәлимә Маликова.
Сорауга үзәкнең җитәкчесе Гөлчәчәк Ахманова җавап бирә:
- Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне башкаручы күпфункцияле үзәк Апасның Октябрь урамы, 44 йорт адресы буенча урнашкан. Биредә дүшәмбе, сишәмбе көнне 8-12 сәгатьләрдә (шимбә төшкә кадәр) кадастр палатасы, сишәмбе көнне 9-12 сәгатьләрдә социаль иминият фонды, 14-16 сәгатьләрдә гражданлык актларын теркәү (пәнҗешәмбе 14-16 сәг.), чәршәмбе көнне 16-17 сәгатьләрдә салым хезмәте, пәнҗешәмбе 8-12 сәгатьләрдә миграция хезмәте, җомга 8-17 сәгатьләрдә росреестр, 8-12 сәгатьләрдә пенсия фонды бүлеге белгечләре түләүсез хезмәт күрсәтәчәк. Шулай ук дүшәмбе, пәнҗешәмбе 8-17 сәгатьләрдә архитектура бүлеге, сишәмбе, җомга көнәрендә 8-17 сәгатьләрдә җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы белгечләре халыкны кабул итәчәк.
Нет комментариев