Апастово
  • Рус Тат
  • Һәр сорауга җавап бар

    "Кибеттән үлчәүле әйбер алганда сатучы акчаны үз файдасына түгәрәкләп куйгач минем кисәтүем ошамады, "пакет өчен акча алмаганга рәхмәтеңне әйт әле", - диде. Кибетләрдә азык-төлек салып бирә торган бер тапкыр куллануга яраклы полиэтилен пакетлар түләүлеме? Сорауга район кулланучылар хокукларын яклау бүлегенең әйдәп баручы белгече Рания Михайлова җавап бирә: - РФ Хөкүмәте...

    "Кибеттән үлчәүле әйбер алганда сатучы акчаны үз файдасына түгәрәкләп куйгач минем кисәтүем ошамады, "пакет өчен акча алмаганга рәхмәтеңне әйт әле", - диде. Кибетләрдә азык-төлек салып бирә торган бер тапкыр куллануга яраклы полиэтилен пакетлар түләүлеме?

    Сорауга район кулланучылар хокукларын яклау бүлегенең әйдәп баручы белгече Рания Михайлова җавап бирә:

    - РФ Хөкүмәте Карары нигезендә (19.01.1998. №55; 2 бүлек; 35 нче пункты) аерым төр товарларны сату кагыйдәсендә әйтелгәнчә, үлчәүле азык-төлек товарлары сатып алучыга төргәкләнеп, ягъни пакетка салынып, өстәмә түләү алмыйча бирелергә тиеш. Төргәкләү материаллары (пакетлар) тиешле та­ләпләргә җавап бирергә тиеш.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: