Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Үзе чәчте, үзе ура

    Апас егете, булачак җир белгече Рафис Зәйнуллин бүген Чурибураш иген басуында тәҗрибә туплый. Иртә яздан практикага кайткан егет 12 "яшьлек" Клаас-Доминатор"ы белән өлкән игенчеләрдән калышмый, алны-ялны белми эшли. "Чәчүдә дә сынатмады, хәзер менә үзе чәчкән, тир түгеп үстерелгән икмәкнең бөртеген дә әрәм итмичә җыеп алуда үз өлешен кертә. Мактаудан башка...

    Апас егете, булачак җир белгече Рафис Зәйнуллин бүген Чурибураш иген басуында тәҗрибә туплый. Иртә яздан практикага кайткан егет 12 "яшьлек" Клаас-Доминатор"ы белән өлкән игенчеләрдән калышмый, алны-ялны белми эшли. "Чәчүдә дә сынатмады, хәзер менә үзе чәчкән, тир түгеп үстерелгән икмәкнең бөртеген дә әрәм итмичә җыеп алуда үз өлешен кертә. Мактаудан башка сүз юк бу егет турында. Унике ел элек кайткан мондый комбайн районда бер генә, алмашчысы Рәмис Мөхәммәтҗанов белән аңлашып, менә дигән эшлиләр", - ди берләшмә җитәкчесе Рөстәм Хәмидуллин.

    Рәсемдә: "Клаас-Доминатор" хуҗасы Рафис Зәйнуллин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: