Апастово
  • Рус Тат
  • ЧИСТАЛЫК ИКЕАЙЛЫГЫ БАРА

    Район административ комиссиясе, район башкарма комитеты, Апас шәһәр тибындагы поселок башкарма комитеты башлангычы белән оештырылган, ел әйләнәсе даими эшләячәк чисталык комиссиясе 23 октябрьдә беренче рейдын район үзәгеннән башлап җибәрде. Составында төрле дәүләт органнары вәкилләре, Апас ветераннар Советы рәисе Расыйх Латыйпов, "Йолдыз" газетасы, "Апас хәбәрләре" телекомпаниясе журналистлары, Буадан махсус чакыру белән...

    Район административ комиссиясе, район башкарма комитеты, Апас шәһәр тибындагы поселок башкарма комитеты башлангычы белән оештырылган, ел әйләнәсе даими эшләячәк чисталык комиссиясе 23 октябрьдә беренче рейдын район үзәгеннән башлап җибәрде.

    Составында төрле дәүләт органнары вәкилләре, Апас ветераннар Советы рәисе Расыйх Латыйпов, "Йолдыз" газетасы, "Апас хәбәрләре" телекомпаниясе журналистлары, Буадан махсус чакыру белән килгән экология инспекторы Ленар Курамшин булган комиссия кемнең кем булуына карамастан, һәр йорт, һәр сәүдә ноктасын җәяүләп үтте һәм тиешле чаралар да күрде. Рейдлар барышында район үзәгендәге иң төзек, пөхтә йорт-хуҗалык, урам, сәүдә ноктасы да билгеләнә. Матурлык, чисталык тарафдарларына бүләкләр дә каралган. Рейдлар дәвам итә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: