“Чәчәкләр белән юанып яшим“, – ди Рәзинә Закирова
Серләремне "Йолдыз" кабул ит

“Чәчәкләр белән юанып яшим“, – ди Рәзинә Закирова

Олы Бакырчы авылында Рәзинә апа Закированың йорты төзек, матур, яңа. Урам яктан ук тирә-ягы чәчәкләргә күмелгән.

(26 август, “Апастово-информ“).


“Чүп үсеп утырганчы, матур булып торсын әле дип чәчәкләр утыртам. Сулар сибәм, яратып үстерәм аларны. Үземә дә рәхәт, үткән кешеләр дә игътибар итми калмый. Шулар белән юанып яшим“, - ди ул.

Рәзинә апа чәчәкләрне көннәр җылыта башлау белән чәчә. Тишелеп чыккач, төпләрен дә йомшартып тора. Тормыш сынауларын әнә шулай матурлыклар белән җиңә ул.


Нет комментариев