"Ана капиталы" сертификатын алу, куллану тәртибе турында газета укучыларыбыздан - яшь әниләрдән сораулар күп килә. Алар белән мин район пенсия фонды җитәкчесе Шамил Гаффаровны да таныштырып җавапларны алдым. - Бүгенге көндә район буенча ничә әнигә "Ана капиталы" сертификаты тапшырылды икән? - Апас районы буенча 834 әни бу сертификатны алу бәхетенә...
"Ана капиталы" сертификатын алу, куллану тәртибе турында газета укучыларыбыздан - яшь әниләрдән сораулар күп килә. Алар белән мин район пенсия фонды җитәкчесе Шамил Гаффаровны да таныштырып җавапларны алдым.
- Бүгенге көндә район буенча ничә әнигә "Ана капиталы" сертификаты тапшырылды икән?
- Апас районы буенча 834 әни бу сертификатны алу бәхетенә иреште.
- Бу сертификатларның ничәсе һәм нинди максатларга кулланылды?
- Барлыгы 666 сертификат кулланылды, шуның 656сы - торак шартларын яхшыртуга, 9ы - бала укыту өчен, 1се - ананың киләчәк пенсиясе өчен.
- "Ана капиталын" алу кайчанга кадәр дәвам итәчәк, "өлгерерменме" икән?
- "Ана капиталын" алу өчен бала 2016 елның 31 декабренә кадәр туырга яки балалыкка алынырга тиеш. Ә сертификатны куллану-файдалану вакыты чикле түгел. Сертификатның күләменә килгәндә исә, 2007 елда ул 250 мең сум булса, хәзер, ягъни 2014 елда 429 мең 408 сум 50 тиен тәшкил итә.
Нет комментариев