Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Серләремне "Йолдыз" кабул ит

Мин дөньяда чиксез бәхетле бала

Чөнки минем иң якын, иң яраткан кешем, сердәшчем, һәр эштә үрнәгем – әнием бар.

Аңардан башка минем дөньям буш, төссез булыр иде. Иң матур, иң яхшы, иң ягымлы әнием булуы белән мин бик горурланам. Сабыр һәм уңган да, кешелекле һәм шәфкатьле дә, бала жанлы да безнең әниебез. Ул безнең өчен вакытын да, көчен дә жәлләми. Кечкенә генә уңышларыбызга да сөенер өчен, авыр минутларыбызда акыллы киңәшләре, тәмле телле булуы, ягымлы карашы белән юату өчен - яныбызда әниебез бар. Ул безне дә сабыр, кешеләргә карата шәфкатьле, ягымлы, ярдәмчел, юмарт булырга, олыларны олы, кечеләрне кече итәргә өйрәтә. Безне дә, туганнарын да тәмледән-тәмле ризыклары белән сыйлап кына тора. Кыстыбый, пәрәмәчне әниемнән дә тәмле пешерүче юктыр ул. Ял көннәрендә без аның белән тортлар hәм төрле тәмле ризыклар пешерергә яратабыз. Әнием табигатьне күзәтергә бик ярата һәм безне дә матурлыкны күрә белергә өйрәтә. Эшендә дә ул бик хөрмәтле. Көллият студентларына белем һәм тәрбия бирү өстендә көчен кызганмый. Һәр нәрсәгә өлгер ул - әниебез.
Иң матур, иң сөйкемле әнием булганга - мин чиксез бәхетле. Бик яратам, әнием сине! Озын гомерле бул! Рәхмәт сиңа, барысы-барысы өчен дә зур рәхмәт!
Айгөл Габитова. Апас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев