Наилә Хәсәнова. Сорауга район пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Шамил Гаффаров җавап бирә: - Хезмәт хакының күләме, саналган һәм күчерелгән иминият взнослары алачак пенсиягә бик нык тәэсир ясый. Кеше никадәр озак эшләсә, аның хезмәт хакы никадәр югары булса, акчасын да шулкадәр күп алачак. Аз күләмле хезмәт хакыннан иминият взнослары күчерү хезмәт...
Наилә Хәсәнова.
Сорауга район пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Шамил Гаффаров җавап бирә:
- Хезмәт хакының күләме, саналган һәм күчерелгән иминият взнослары алачак пенсиягә бик нык тәэсир ясый. Кеше никадәр озак эшләсә, аның хезмәт хакы никадәр югары булса, акчасын да шулкадәр күп алачак. Аз күләмле хезмәт хакыннан иминият взнослары күчерү хезмәт хакының да күләмен азайта. Шуңа күрә барлык түләүләр дә рәсми төстә башкарылырга, лаеклы ялга чыкканда барысы да исәпкә алынырга тиеш. "Ак хезмәт хакы" алу бик мөһим. Ә иминият взносларын түләргә теләмичә, хезмәт хакын "конверт" белән бирү - җинаять.
Нет комментариев