Ташкабактан тәмле коймаклар
Серләремне "Йолдыз" кабул ит

Ташкабактан тәмле коймаклар

Әлеге коймакларны пешерү өчен күп вакыт та кирәкми, туклыклы да, файдалы да.

Яшь ташкабакларны угыч аша чыгарабыз. Аңа 2-3 тырнак сарымсак (сарымсак яратмаучылар кушмаса да ярый), 2 йомырка һәм 3 аш кашыгы он кушып яхшылап болгатабыз. Каймак кебек масса килеп чыга. Майлы кайнар табага салып пешерәбез. Коймакларны һәркем ярата.


Нет комментариев