Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне

Ватанны саклаучылар көне – батырлык, намус hәм кыюлык бәйрәме.

Тарихның төрле чорларында әлеге бәйрәмнең атамасы үзгәрсә дә, аның асылы үзгәрмәде. Һәр кеше илебез иминлеге, милләтебез үсеше өчен өлешен кертә, Ватан алдында изге бурычын үти. Бүгенге бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетлəрнең кыюлык, намус һəм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган көн. Туган илгә һəм үз халкыңа хезмəт итү ул, туган илен чын күңелдән сөюче егетләрнең һәрчак иң югары максаты булды һəм шулай ук булып калса иде. Бөек Ватан сугышы ветераннары, кайнар нокталарда хезмәт иткән райондашлар - батырлык үрнәге. Махсус хәрби операциядә Ил иминлеге өчен өлеш кертүче ир-егетләребездәге көчле рухка, Ватаныбызга мәхәббәт төшенчәләренә сокланабыз һәм исән-имин туган якларга кайтуларын телибез.

Хөрмәтле райондашлар! Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык, һәр эшегездә бары тик уңышлар гына телим.

Айрат Җиһаншин,

муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев