8 август – төзүчеләр көне
Көн кадагында Газеты

8 август – төзүчеләр көне

Төзүче - иң мактаулы һәм игелекле һөнәрләрнең берсе.

(8 август, "Апастово-информ")


Төзүче тырышлыгы белән яшәешебез яңа төс ала, ел саен торак, социаль һәм җитештерү өлкәләре объектлары сафка баса, перспективалы проектлар тормышка ашырыла. Торак йортлар, мәктәпләр, хастаханәләр, балалар бакчалары, кибетләр – бар да сезнең алтын кулларыгызның, армый-талмый хезмәт итүегезнең нәтиҗәсе.
Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары, кадерле хезмәттәшләрем! Сезне һөнәри бәйрәмебез - төзүчеләр көне белән котлыйм! Авыр, әмма кирәкле хезмәтегез сезгә шатлык һәм муллык алып килсен, барлык хыялларыгыз һәм өметләрегез чынга ашсын.
Равил Хисаметдинов,
муниципаль район башлыгы.


Нет комментариев