Актив эшмәкәрләр Рәхмәт хатына ия булдылар
Район мәдәният йортында узган эшлекле очрашу җитештерелгән товарлардан ясалган күргәзмәдән башланды.
(8 нче февраль, “Апастово-информ”).
Беркемгә дә сер түгел: мөстәкыйльлек ымсындырса да, үз бизнесыңны булдырып, аны үстерү һич ансат түгел. Монда инде дәүләт, ә районнарда җирле хакимият органнары игътибары һәм ярдәме кирәк. Бүгенге очрашу әнә шул игътибарның бер чагылышы булды. Биредә район башлыгы Равил Хисаметдиновның һәм республиканың сәүдә-сәнәгать палатасы рәисенең беренче урынбасары-эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү һәм үсеш департаменты директоры Артур Николаев катнашу бу чараның дәрәҗәсен күтәрде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шамил Гаффаров дәүләт тарафыннан күрсәтелә торган ярдәм чаралары турында җентекләп аңлатты.
Очрашу кара каршы сөйләшү, проблемаларны уртага салып киңәшләшүне форматында барды. Монда эшмәкәрлектә ярдәм итәрдәй яңа законнар, онлайн кассалар белән эшләү тәртибе, грантлар, дәүләт программалары турында сөйләнде һәм сорауларга җавап бирелде.
“Эшкуарлык өлкәсендә дәүләт тарафыннан эшләп килүче программаларда курыкмыйча катнашырга киңәш итәм. Без барыгызга да ярдәм итәргә әзер. Шулай ук саклану чараларын үтәүне дә онытмаска кирәк. Бердәм булып, ярдәмләшеп эшләсәк барысы да уңышлы булачак”, - диде район башлыгы.
Очрашу ахырында район эшчәнлегенә зур өлеш керткән эшмәкәрләргә район башлыгы Равил Хисаметдинов Рәхмәт хатлары тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев