Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Алтын, Зөбәрҗәт һәм Бриллиант туйларын билгеләп үтүче олпат парлар хөрмәтләнде

Районыбызда озак еллар иңне-иңгә куеп яшәүче парлар өчен “Ак карларга салынган эзләр” дип исемләнгән зур бәйрәм чарасы узды.

(3 гыйнвар, “Апастово-информ”).



Район мәдәният йортына 50, 55, 60 ел бергә гомер итүче үрнәк парлар җыелды. Районыбыз бизәге булган әлеге олпат парларга зур яңа ел бәйрәме оештырылган иде. Аларның һәрберсе сәхнә түренә чакырылып хөрмәтләнде һәм бүләкләргә ия булды.
-Шатлыкларын да, авырлыкларны да бергә кичереп, пар канат булып шушы көнгә кадәр килеп җиткәнсез икән - моңа сокланмый мөмкин түгел. Сикәлтәле тормыш юлыннан сабыр булып, балалар үстереп, төпле гаилә булып яшәү өчен утны-суны кичкән буын сез. Яшьләргә дә сезнең язмышлар үрнәк булсын иде. Киләчәктә дә исәнлектә, бер-берегезнең, балаларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, яшь буынга өлге булып яшәргә насыйп булсын сезгә”, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.
Өлкәннәргә бәйрәмдә түбәтәй, шәл һәм Рәхмәт хатлары бүләк ителде. Алар районыбыз үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән бәйрәм концертын карап ял иттеләр, үзләренә күрсәтелгән игътибар һәм ихтирам өчен рәхмәтләрен белдерделәр.
Районның ЗАГС мәгълүматлары буенча, узган елның икенче яртыеллыгында 10 пар алтын туйларын - бергә 50 ел гомер кичерүләрен билгеләп үтә. 55 ел - зөбәрҗәт туйларын 12 пар каршылаган, 10 пар 60 ел бергә гомер итеп бриллиант туйларына җиткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X