Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Аналар көненә иң зур бүләк Апастан Алсу Сафиуллинага насыйп булды

Апаста яшәүче Рәмис һәм Алсу Сафиуллиннарның уллары Ранисның да солдат киемен салыр көннәре җитте.

(29 ноябрь, “Апастово-информ“).


Ул Әниләр көнендә туган ягыбызга кайтып, зур бүләк ясады.

Ранис узган ел ноябрь аенда армиягә китте. 6 ай Мәскәүдә хезмәт итте. Хезмәтен Ерак Көнчыгышта тәмамлады. Тимер юл гаскәрләренә эләкте, хәбри техникалар белән эшләргә өйрәнделәр.


“Телефоннан аралашып, хәлләрен белеп тордык. “Солдат аналары“ төркемендә аралашып, бер-беребезгә ярдәм иттек. Бу көннәрдә шатлыгым да, горурлыгым да чиксез, – ди Алсу.

Ранис кечкенәдән спортка тартылып үсте. Спорт ярышларында алдынгы урыннар яулады. Йөзүдә алдынгылыкны бирмәде. Физик яктан нык, көчле рухлы булуы аңа солдат хезмәтендә дә ярдәм итә. Ранис Мәскәүдә Җиңү парадында катнаша. Мәскәүдә һәм Ерак Көнчыгышта алган Мактау грамоталары да аның тырыш хезмәте, мөстәкыйль тормышка әзерлеге турында сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев