Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Апас балалары Изге Болгар җирендә сәяхәттә булып кайтты

Изге җомга көнендә, җәйге каникул көннәрендә районыбыз мәчетләренә рухи-ял итү лагерьларына йөргән 80 бала Болгар җиренә сәяхәткә кузгалды.

Иртән боз сарае янына җыелган балаларга Хәйдәр Булатов тарафыннан күчтәнәч пакетлар таратылды. Әлеге пакетларга тәмле әйберләр тутырылгган иде. Казан шәһәреннән килгән бик уңайлы автобусларда Изге Болгар җиренә барып җиткән сизелми дә калды. Безне анда район башлыгы Рәшид Заһидуллин каршы алды, балалар белән күрешеп сөйләште, һәрберсенә Апас дип язылган кепкалар бүләк итте. Балалар бик шатланышып рәхмәтләрен белдерделәр, бергәләшеп фотога да төштеләр. Аннан соң экскурсоводлар ярдәмендә музейларда йөреп, ата-бабаларыбызның тарихы белән таныштылар, иң зур Коръән китабын күрделәр, Ак мәчеткә кереп хозурландылар. Өйдә озатып калучыларга сувенер бүләкләр алдылар. Бик матур урынга барып Хәйдәр абыйлары Булатов иганәчелегендә әзерләнгән табын артында телеңне йотарлык пылау белән сыйландылар. Шунда ук Мирхәт хәзрәт Җамалиев белән берлектә намаз укып, ата-бабаларыбыз рухына дога кылдылар. Искиткеч һәм дә истә калырлык сәфәребез турында тулырак язманы газета битләреннән укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев