Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Апас районы башлыгы Рәшид Заһидуллин праймеризда катнашты

Бүген Татарстанда, шулай ук Апас районында да “Бердәм Россия” партиясенең 6 чакырылыш Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатларны сайлап алу буенча алдан тавыш бирү узды.

Бу максатта 9 санау участогы эшли. 
Алдан тавыш бирүләр нәтиҗәсе буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар исемлеге төзеләчәк. 
Якшәмбе иртәсендә район башлыгы Рәшид Заһидуллин төзелеш объектларында барган эш барышы белән якыннан танышканнан соң, Каратун мәдәният йортында урнашкан 16.010.06 номерлы хисап участогында алдан тавыш бирүдә катнашты. Биредә ул праймеризга килгән халык белән аралашты, үз тавышын бирде. 
Район башлыгы белдерүенчә, Апас районында Федераль һәм Республикакүләм программаларга нигезләнеп бик зур эшләр башкарыла. “Бердәм Россия” партиясенең ярдәме бәяләп бетергесез. Алар канаты астында районда зур спорт объктлар арасында Йөзү бассейны (145 млн сумлык) һәм Универсаль спорт залы (92,5 млн сумлык), “Алтын Алка” боз сарае ( 198 млн сумлык) төзелде. Район үзәген төзекләндерү буенча да шактый зур эшләр - яңа тротуар юллар һәм трубалар салынды. 
Яңа белем бирү учрежденияләрдән 90 млн сумга 1 мәктәп, 55 млн сумга балалар бакчасы һәм 27, 5 млн сумлык күп функцияле үзәк (башлангыч мәктәп, балалар бакчасы) кулланышка тапшырылды. Ул үз эченә башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, библиотека һәм спорт зал алып тора. 
2012-2018 елларда район күләмендә 46 ФАП төзекләндерелде, 9 фельдшер-акушерлык пункты төзелде, Шонгаты авылында амбулатория сафка басты. Муниципаль бюджет хисабына эксплуатациягә 7 фельдшерлык акушерлык пункты тапшырылды. Шулай ук республикакүләм программалар ярдәме белән Апас үзәк хастахәнәсенә 11 млн сумнык ремонт эшләре башкарылды. 
Шул исәптән хастахәнәгә 2 миллион 450 мен сумнык лифт урнаштырылды, инвалидларга унайлы шартлар булдырылды. 
2017-2018 елларда Татарстан Республикасының сәләмәтлекне ныгыту һәм яңарту программасы нигезендә хастаханә ренгент аппараты белән һәм стационар флюорограф белән тәэмин ителде, эндоскоп, операция ясый торган лор аппараты кайтартылды. Заманча аппаратлар ярдәме белән лор үзәге ачылу – райондашларыбыз, республика халкы өчен дә бик мөһим һәм файдалы вакыйга булуын да ассызыклап үтте район башлыгы. 
Апас районында алдан тавыш бирүләр оешкан төстә, бәйрәм рухында бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев