Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Апас районында Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләделәр

Бүген районда гомер итүче 15 Бөек Ватан сугышы ветеранына һәм 2 Ленинград блокадасы шаһиты булган ветераннарга район башлыгы Рәшид Заһидуллин тарафыннан күчтәнәч пакетлар һәм15 мең сум күләмендә акчалата бүләкләр тапшырылды.

 Күчтәнәч пакетлары сугыш чорындагы кебек, бабайлар телендә әйткәндә меш-мешок рәвешендә тектерелгән. Чүрибураш авылында яшәүче Гаделҗан бабай Габидуллин район башлыгы тарафыннан шундый кадер хөрмәткә бик шатланды. - Сугыш вакытында солдатның меш-мешогында калай кружка, кашык һәм котелок кына шылтырап йөри иде. Бүген район башлыгы китергән мешокны күтәргесез, нәрсә генә юк монда. Шулай зурлаганы өчен сәламәтлек, эшендә уңышлар, тыныч тормыш телим. Ил-көннәребез тыныч булсын, балалар шатланып яшәсен, киләсе Җиңү бәйрәмнәрен дә бергә-бергә күрергә язсын, - дип озатып калды Гаделҗан бабай белән 65 ел парлы гомер кичерүче тормыш иптәше Диләфрүз әби. Бүләк алучы барлык ветераннардан да шундый ук изге теләкләр, олы рәхмәт сүзләре яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев