Апас Сабан туенда халык кәсепләренә зур игътибар бирелә
Апас Сабан туе 11 июнь көнне, 11.00 сәгатьтә башлана. 0+
(6 июнь, “Апастово-информ”).
11.00 сәгатьтә – Авыл ишегаллары эшли (татар, рус, чуваш йортлары) башлый.
Җәмәгать туклану оешмасының күчмә сәүдәсе оештырыла.
Сувенирлар күргәзмә-сатуы була.
11.10 – Халык кәсепләре күргәзмәсе һәм мастер-класслар.
Сабан туена керү мәйданында ук милли биюләр, гармун моңнары каршы алачак. Шул ук вакытта татарча биергә өйрәнү буенча мастер-класслар да оештырыла.
Авыл хуҗалыгы хайваннары, кош-кортлар белән фотозона эшләячәк.
Агачтан кул эшләре, курчаклар әзерләү, бәйләү, бисердан бизәнү әйберләре үрү, шәҗәрә агачы, чалгы таптау, йон эрләү, токмач басу, дөгәч үрү, тәсбих үрү, милли костюмнар тегү, кәбестә тозлау, бәйләү, чәй ясау, савыт-сабага бизәкләр төшерү, талчыбыктан кәрҗин үрү, бизәнү әйберләре ясау һәм башкалар бар да Сабан туеның кунаклары өчен булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев