Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Апас урта мәктәбе 88 укучыны 1 класска кабул итте

Апас урта мәктәбендә яңа уку елын 706 укучы башлап җибәрде. 88 бала тәүге тапкыр Белем иленә аяк атлады. Алар арасында безнең хезмәттәшебез Ләлә Сафиуллинаның да улы бар.

(1 сентябрь, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).

Мәктәп, билгеле сәбәпләр аркасында барлык укучыларын да бер вакытка җыя алмаса да, 1 һәм 11 класс укучылары өчен тантаналы бәйрәм чарасы оештырылды. Биредә район башлыгы Равил Хисаметдинов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина, “Ак Барс“ банкның сату буенча офислар төркеме җитәкчесе Илдар Нигъмәтҗанов катнашты. Шулай ук ветеран укытучылар да Белем көненең кадерле кунагы булдылар.

–Белем көне балачак хатирәсе булып һәрберебезнең күңелендә саклана. Иң матур кеше – белемле кеше. Бүген беренче кыңгырау тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче һәм парта артына утыручы 88 нәни дустыбыз өчен яңгырый. Мәктәптә барлыгы 706 укучы белем ала. Аларның 28е чыгарылыш класс укучысы. Узган уку елы безнең өчен уңышлы булды, күп кенә җиңүләр алып килде. 5 укучыбыз укудагы уңышлары өчен Россия Федерациясе медален лаеклы якладылар. 12 укучыбыз Бердәм Дәүләт имтиханнарын югары балларга тапшырды. Укучыларның күбесе югары уку йортларына керде. Киләчәктә дә уңышлар юлдаш килсен. Яңа уку елы котлы булсын, – диде Апас мәктәбе директоры Гүзәлия Зиатдинова.
Быел Апас урта мәктәбенең күчмә кубогы 8А класс кулына күчте. Узган ел ул 6А классында иде. Кубок һәм бүләкне тантаналы шартларда кабул итеп алдылар.

Район башлыгы Равил Хисаметдинов укучылар һәм укытучылар коллективын бәйрәм белән тәбрик итте.
–Хөрмәтле балалар, укытучылар, әти-әниләр, ветераннар! Барыгызны да Белем көне белән тәбриклим. Бу көнне без көтеп алдык. Теләп, сөенеп мәктәпләргә килгәнсездер. Кыен вакытларда да үз эшләренең осталары булып калган укытучыларга олы рәхмәтемне җиткерәсем килә. 1 класс укучылары өчен – яңа тормыш башлана. Алар кызыклы, мавыктыргыч, зур тырышлык таләп иткән белем дөньясына аяк баса. 11 класслар өчен тагын да җаваплы ел. Барлык хыялларыгыз тормышка ашсын, максатларыгызга ирешегез, – диде ул һәм нәтиҗәле эшләүче укытучыларга Мактау грамоталары тапшырды.

“Ак Барс“ банкның сату буенча офислар төркеме җитәкчесе Илдар Нигъмәтҗанов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлауларын ирештерде. Ул “Ак Барс“ Банк идарәсе исеменнән дә тәбрик итеп, 1 класс укучыларына китаплар, мавыктыргыч уен бүләк ителде. Быел ул китап ТАССРның 100 еллыгына багышланган.

Укучылар һәм 1 класска килүче нәниләр матур чыгышлары белән сөендерделәр. Барысын да дәрескә, Яңа уку елына өндәп беренче кыңгырау чыңлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев