Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Апаслылар бердәм һәм тату булып йөзү ярышларында сыналдылар

Халыклар бердәмлеге көнен Апас йөзү бассейнында билгеләп үттеләр. Биредә район оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре арасында шәхси беренчелеккә йөзү буенча ярышлар оештырылды.

Спорт чарасында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина катнашты. Ул барлык катнашучыларны Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрикләп, ярышларда уңашларга ирешүләрен теләде. Су юлына 30 якын катнашучы чыкты. Хатын-кызлар ирекле стильдә – 25метр, ирләр 50 метр араны үтәргә тиеш булды. 
Нәтиҗәдә, ир-егетләр арасында беренче урынны Рамил Имаметдинов, Ранис Сафиуллин, икенче урынны Айдар Сибгатуллин, Салават Гарифуллин, өченче урынны Илшат Кәлимуллин яулады. Хатын-кызлар арасында беренче урынга Регина Таһирова, Зилә Шәфигуллина, Венера Габдрахманова, икенче урынга Эльвина Камалетдинова, Азалия Хөснетдинова, өченче урынга Эльвира Салаватова лаек булды. Барлык җиңүчеләргә Грамоталар һәм медальләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев