Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Апаста Һава десантлары гаскәрләренә һәйкәл ачылды

Бүген Һава десанты гаскәрләре оешуның 90 еллыгы уңаеннан Апас үзәгендә тантаналы чара узды.

(2 нче август, Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”).



Һәйкәл ачылу чарасы бик матур бәйрәм төсе алды. Төрле елларда һава десанты гаскәрләрендә хезмәт иткән ир-егетләр, аларның тормыш иптәшләре, балалары, туганнары җыелган иде.
Чараны тәбрикләү сүзләре белән район башлыгы Равил Хисаметдинов ачып җибәрде.
“Хәерле көн хөрмәтле десантниклар, ветераннарыбыз, бәйрәмдә катнашучылар! Барыгызны да бүгенге бәйрәм белән тәбрик итәм. Һава десанты гаскәрләре һәрвакыт дәрәҗәле, элиталы булып саналды. Һәрбер егет яшь вакытта әлеге гаскәрләрдә хезмәт итәргә хыялланадыр. Быелгысы елда юбилейлар елы дип әйтсәк тә була. Инде менә әлеге гаскәр оешуга да 90 ел була. Сезнең тырышлык белән истәлекле һәйкәл ачабыз. Сезгә барыгызга да сәламәтлек, гаиләләрегездә тигез тормыш, эшегездә уңышлар теләп калам. Сугышлар кабатланмасын, күк йөзебез һәрвакыт зәңгәр булсын”, - диде ул.
Апас районы буенча Һава десантлары гаскәрләре ветераннар оешмасы җитәкчесе Зөфәр Зәмдиханов район башлыгына, Һәйкәлне булдыруга үз көчләрен керткән ир-егетләргә, аларга көч биреп, ярдәм итеп торган тормыш иптәшләренә олы рәхмәтен җиткерде.
Шулай ук район башлыгы Равил Хисаметдиновка һәм ветеран десантникларга “Һава десанты гаскәрләренең 90 еллыгы” дип исемләнгән Орденнар тапшырды.
Районның хәрби комиссары Илшат Паймурзин барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады. Хәрби гаскәрләрдә хезмәт итүче егетләргә багышлап үзенең җырларын башкарып патриотлык тәрбияләүгә өлешен керткән Рамил Насретдиновка Рәхмәт хаты тапшырды.
Һава десанты гаскәрләренә багышлап һәйкәл ясаган рәссам-скульптор Сирен Ганиевка район башлыгы Рәхмәт хаты тапшырды. Гаскәр ветераннарының тормыш иптәшләре дә торт пешереп килеп шатландырдылар. Бәйрәм район мәдәният йорты хезмәткәрләренең чыгышлары белән үрелеп барды. Соңыннан салют бирелде һәм Апас урамы буйлап автоколонна үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев