Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Апаста бакча нәниләре район сәхнәсен бизәде

Балачакның бәхетле, күңелле, сокландыргыч мизгелләре бер сәхнәдә. Район башлыгы тәкъдиме белән Апасның “Кояшкай“, “Салават күпере“, Свияжныйның “Ләйсән“, Каратунның “Гөлчәчәк“ балалар бакчалары коллективлары бер сәхнәдә чыгыш ясады. Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан алар иҗат концертын тәкъдим иттеләр.

Кичәдә район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров катнашты. Ул балалар бакчасындагы уңайлылыклар турында сөйләп узды. Һәр баланың бушлай Кыш бабай бүләкләре алуы, Яңа елдан “Ләйсән“ һәм “Гөлчәчәк“ бакчаларда инглиз теле укытыла башлаячагы турында да сөйләде. Шулай ук балалар бакчалары коллективларына проектор алу өчен 25 мең сумлык Сертификатлар тапшырды. 
Апасның “Кояшкай“, “Салават күпере“, Свияжныйның “Ләйсән“, Каратунның “Гөлчәчәк“ балалар бакчалары тәрбияче апалары белән берлектә берсеннән-берсе матур җырлар, биюләр башкардылар. Алар өчен әти-әниләр дә, дәү әни-дәү әтиләр дә, тамашачы да сөенеп утырды. 
Район мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина балаларны Яңа ел бәйрәме белән котлады һәм шундый матур бәйрәм кичәсе оештырулары өчен рәхмәтен ирештерде. 
Сәхнә шат авазлардан, төрле-төрле төстәге матур күлмәкләрдән, төрле Яңа ел бал-маскарады киемнәреннән балкып торды. Ә киемнәре булдыруда район хакимияте ярдәм иткән. Алсу Хәйруллина әлеге бүләк өчен дә балалар исеменнән рәхмәтен әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев