Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Апаста десантчылар көне билгеләп үтелде

Районыбыз десантчылары бердәмлекләре белән аерылып тора. Һава десанты гаскәрләре ветераннарының оешмасы эшли. Район үзәгендә десантчылар хөрмәтенә һәйкәл дә сафка басты.

(2 август, “Апастово-информ“).




Десантчылар быел да һәйкәл янәшәсенә бәйрәмнәрен билгеләп үтәргә җыелды.

–Рөхсәт итегез сезгә рәхмәт сүзләрен әйтергә, соклану, горурлану хисләрен җиткерергә. Бу – атаклы гаскәр. Бөтен кешегә дә монда хезмәт итү бәхете эләкми. Район башлыгы, Совет, башкарма комитеты исеменнән тәбрик итәм, киләчәктә дә бердәм, дус булып яшәсәгез иде, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.

Районның мәдәният хезмәткәрләре десантчылар хөрмәтенә матур программа әзерләгән иде. Барлык җырлар, чыгышлар да патриотик рухта узды.

Һава десанты гаскәрләре ветераннары җәмгыяте җитәкчесе Зөфәр Зәмдиханов десантчыларның яшь буынны тәрбияләү, аларны спортка тарту эшенә дә зур өлеш кертүләрен билгеләп үтте.
–Һәйкәлне ачканга бер ел вакыт узды. Шушы вакыт эчендә без күп кенә чаралар, спорт ярышлары уздырдык. Барысына да өлеш керттегез. Булганыгыз өчен рәхмәт! Үзегезне, гаиләләрегезне саклагыз. Бергә чакта без көчле, – диде Зөфәр Зәмдиханов.

Чара барышында кайнар нокталарда хезмәт иткән десантчы улын югалткан Гөлшат Насретдиновага истәлек медале тапшырып, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Соңыннан зәңгәр беретлылар районның туган якны өйрәнү музее белән танышты, биредә десантчыларга багышланган почмак булдыру өчен хәрби хезмәт елларының истәлеге булган шәхси әйберләрен дә бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев