Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Апаста әфганчылар көне билгеләп үтелде

Әфганстан җиреннән Ватаныбызның соңгы солдаты чыкканга 30 ел тулды. Әлеге тарихи вакыйга уңаеннан районда киң күләмле чара узды.

Тау-ташлар, кыялар арасында газапларны бергә кичергән әфганчылар, Чечня җирендә хәрби бурычын үтәгән егетләр һәм башка кайнар нокталарда хезмәт итүчеләр һәр елдагыча очрашуга җыелды. Хәрби хәрәкәтләрдә башларын салган яки тыныч тормышта вафат булган егетләрнең әниләре, тормыш иптәшләре дә чакырылган иде. 
Дуслыклары, бер-берсе өчен җан атып яшәүләре белән аерылып торган ир-егетләр быел да очрашуга бердәм булып җыелды. Чара Батырлар мемориал комплексына веноклар кую, интернационал бурычларын үтәгәндә һәлак булган солдатлар истәлегенә төзелгән һәйкәлгә чәчәкләр салу белән башланып китте. Хәтер чарасында район башлыгы Рәшид Заһидуллин, район хәрби комиссары Илшат Паймурзин, районның әфганчылар һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар оешмасы җитәкчесе Фаил Курамшин катнашты. 
Очрашу район мәдәният йортында дәвам итте. Биредә патриотик рухтагы концерт программасы әзерләнгән иде. Бер төркем әфганчылар Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары алды. 
Соңыннан очрашуга килүче һәркем аграр көллият ашханәсендә табыннар артында кунак булды. Балаларын, тормыш иптәшләрен югалткан ханымнарга күчтәнәчләр бирелде. Алар өчен Каратун мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан концерт тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев