Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн кадагында Газеты

Апаста капиталь төзекләндерүдән соң мәдәният учаклары ачылды

Апаска эшлекле визит белән Татарстан Республикасының Мәдәният министры Ирада Әюпова килде. Аны район башлыгы Равил Хисаметдинов каршы алды һәм озатып йөрде.

(3 июнь, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).



3 июнь район тарихына капиталь төзекләндерүдән соң мәдәният учакларын кулланылышка тапшыру көне буларак кереп калды.

“Клубыбыз 80 урынга исәпләнгән. Тәрәзәләр, ишекләр алыштырылды, идәннәр яңартылды, ламинат җәелде, керү-чыгу юллары уңайлы булсын өчен өстәмә ишекләр ачылды, тирә-юненә брусчаткалар җәелде. Тамаша залы да бик матур, – ди клуб мөдире Гүзәл Вафина.

Танай-Турай авылында клуб танымаслык булып үзгәргән. Биредә бар да яңа һәм заманча. Клуб район ярдәме белән төзекләнгән.

“Бүген Танай-Турай авылында бәйрәм. Биредә матур, заманча бина ачыла. Республика Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт. Бүгенге катлаулы чорда да, республика буенча барлык программалар үтәлеп бара. Безнең районда 750 миллион сумлык төзелеш эше башкарыла. Мәдәният буенча 5 объект эшләнә. Танай-Турай клубы, Шәмбалыкчы, Урта Балтай мәдәният йортлары, район мәдәният йорты, “Сәләт“ балалар иҗат үзәге үзгәрешләр кичерә. Бүген аларның икесенең ишекләре ачыла, – диде район башлыгы Равил Хисаметдинов клубны ачу тантанасында.
Район башлыгы шулай ук мәдәният министры Ирада Әюповага рәхмәтләрен ирештереп, киләчәккә булган планнар белән дә уртаклашты.
“Район буенча кабат мәдәният учаклары өчен 13 проект әзер. Сезнең ярдәм белән ул эшләрне дә башкарып чыгарбыз дип уйлыйбыз“, – диде ул.
Мәдәният министры Ирада Әюпова районда мәдәният өлкәсендә башкарылган эшләргә югары бәя куйды.

“Авылда мәктәп, мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты булса, аның киләчәге бар. Бүген сезнең өчен бик шат. Киләчәктә дә Равил Фәритович белән берлектә зур төзелеш эшләрен башкарып чыгарбыз дип уйлыйм. Район башлыгының фикерләре, яңа башлангычлары булмаса, мондый зур эшләр дә башкарылмас иде“, – диде Ирада Әюпова.
Тантанага “Ак Барс“ банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин да килде. Ул Танай-Турай авылы халкын шатлыклы вакыйга белән тәбрик итеп, клуб мөдире Гүзәл Вафинага 50 мең сумлык Сертификат тапшырды.
“Мондый төзелешләр күп булсын, мәктәпләр, мәдәният йортлары, балалар бакчалары ачылсын. Алар буш тормасын, халыкка хезмәт итсен, – диде Илфан Гобәйдуллин.
Чүрибураш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Мифтахов җитәкчеләргә, төзүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Клуб тирәсе бәйрәмчә төс алды. Тирә-якка гармун моңы таралды. Яңа ачылган клуб сәхнәсеннән җыр-моңнар яңгырады. Бар да куркынычсызлык таләпләрен үтәп башкарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев