Апаста Нәүрүз бәйрәме үтте
Апаслылар матур итеп кышны озату, язны каршы алу бәйрәмен уздырды.
Мәдәният хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән җыр-моң, театральләшкән тамаша халык күңеленә хуш килде. "Карга боткасы" пеште, коймак, чәй, шашлык ашап сыйлану мөмкинлеге дә бар иде. Халык уеннары уйналды. Анда бигрәк тә балалар активлык күрсәтте. Барлык начар гадәтләрне юкка чыгару максатыннан карачкы яндырылды. Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров район башлыгы исеменнән котлаулар ирештереп, уңышлар, күңелле яллар теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев